31 март 2015 яңалыклары
-
Үз хокукларыңны бел!
30 мартта безнең һәм Идел аръягы зонасының күрше районнарыннан призыв яшендәге егетләр район мәдәният йортына республика хәрби комиссары Сергей Погодин һәм ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән очрашты. Очрашуда МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов, район хәрби комиссары Дамир Сергеев, шулай ук мәгариф идарәсе, яшьләр эше һәм...
-
Кама Тамагында кышкы балык тоту
Узган якшәмбедә Идел акваториясендә снегоход суга төшеп китә. Кышкы балык тотуны яратучылар балык тоучыны коткара, әмма ул зыян күрә - кулын имгәтә. Район сырхауханәсенә ул шуның нәтиҗәсендә эләгә. Биредә аңа медицина ярдәме күрсәтәләр. Хәле яхшыргач, аны яшәү урыны буенча Казанга дәвалау учреждениесенә күчерәләр.
-
Язгы ау
Районда республикадагы кебек үк язгы ау, ТР хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 18 апрельдән башлана. Сезон нибары 10 көн дәвам итә. Бу вакытта суда йөзүче һәм нарат урманында яшәүче киек кошларны атарга рөхсәт ителә, атылган кошлар санына да чикләүләр бар.
-
Яшьләр форумы
28 мартта «Акчарлак» спорт комплексында район яшьләре форумы үткәрелде. Анда эшче һәм студент яшьләр вәкилләре, шулай ук район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары катнашты. Форумда шулайук кунаклар да бар иде. Болар МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов, ТРда яшьләрэше һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, "Татарстан Республикасы студентлар лигасы" республика яшьләр...
-
Медальләр тапшыру дәвам итә
26 марта Олы Яңасала авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы медальләрен тапшыру тантанасы булды. Аңа тыл хезмәтчәннәре чакырылган иде. Алар өчен бәйрәм концерты һәм чәй табыны әзерләнде. Чарада Олды Яңасала авыл җирлеге башлыгы Ислам Шиһабиев, МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдан Шәйморзин, Яңасала ветераннар советы рәисе А. Дәүләтшин катнашты.
-
Бәйге дәвам итә
Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 70 еллык кысаларында театр коллективларының смотр-конкурсы дәвам итә. 27 мартта Кече Карамал мәдәният йортында Сәит Камметовның "Мәңгелек сер" спектакле күрсәтелде. Рольне Кече Карамал авылында яшщъчелщр башкарды. Жюри әгъзаларыннан тыш залда тамашачылар да күп иде.