30 декабрь 2017 яңалыклары
-
Хөрмәтле райондашлар!
Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм. Яңа елның яңа кары бәхет булып яусын. Тормыштан ямь - тәм табып, кадерле кеше булып яшәгез. Исәнлек-саулык, тазалык - байлык телим. Яшәү яме, җан рәхәте, иминлек, бәрәкәт алып килсен. Ышанычлы дуслардан аермасын. Владимир Сороковнин, Кама Тамагы штп башлыгы урынбасары
-
Хөрмәтле дуслар! Кадерле хезмәттәшләр!
Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Яңа елга кергәндә без барыбыз да үз көчләребезгә ышанабыз һәм киләчәккә өмет белән карыйбыз. Киләчәктә нинди генә авырлыклар булган очракта да без аларны җиңәчәкбез. Яңа ел төне - өметләр вакыты. Һәркемгә тынычлык, мәхәббәт, иминлек, бәхет-шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар телим! Яңа ел белән!...