30 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Балалар бакчасы өчен түләү артачак
Киләсе елның 1 гыйнварыннан республика балалар бакчаларына балаларны йөрткән өчен ата-аналар взносы уртача 12% артачак. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, чыгымнарның зур өлешен хөкүмәт үз өстенә ала (70%тан артыгын). Бүген ата-аналар взносы баланы бакча тәрбияләүгә тотылган акчаның 24%ын түли, ул исә аена 8 мең сум тәшкил итә. Ата-аналар взносы күләме балалар...
-
Республика конкурсында җиңде
28 ноябрьдә Затон урта мәктәбе укучысы М. Зиновьева "булачак фермер- куян үрчетүчеләрне тәрбиялибез" номинациясендә 9-11 сыйныф укучыларының фәнни-тикшеренү һәм проект эшләренең V республика конкурсында 3 урынны алды.
-
Спорт - начар гадәтләргә алмаш
"Спорт - начар гадәтләргә алмаш" республика акциясе кысаларында һәм Әниләр көненә багышлап, Кама Тамагы урта мәктәбендә 2 сыйныф укучылары арасында спорт ярышлары үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре Раилә Вазыйхова һәм Юлия Соколова онытылмас бәйрәм оештырды. Программада каралган баткаклык, шаян викторина һәм башкалар ярышларны күңелле һәм кызыклы итте. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.
-
Әниләр бәйрәме
Иске Казиле урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары Әниләр көненә багышланган чара үткәрде. Аңа әниләр һәм дәү әниләр чакырылган иде.
-
Хоккей тартмачыгы әзер
Тәмте урта мәктәбе территориясендә урнашкан хоккей тартмачыгы кышкы чорда тимераякларда шуу, хоккей уйнау өчен әзер.
-
Бәйрәм чарасы
Тәмте урта мәктәбендә 1-4 сыйныфларда Әниләр көненә багышланган дәрестән тыш чара үткәрелде. Бәйрәмгә барлык әниләр һәм әбиләр чакырылган иде. Укучылар үзешчән сәнгать номерлары кергән бай эчтәлекле программа әзерләгән иде. Чара барышында укучылар һәм аларның ата-аналары өчен мультимедия презентациясе һәм конкурслар булды.
-
Йомгаклау аттесциясенә әзерлек
Кичә Кама Тамагы урта мәктәбе базасында йомгаклау аттестациясенә әзерләнү һәм КФУ белән хезмәттәшлек кысаларында рус теле буенча консультатив практикум үткәрелде.
-
Әниләр көне - ярату һәм рәхмәтле бәйрәм
28 ноябрьдә Рудник урта мәктәбендә Әниләр бәйрәме үткәрелде. Укучылар үз әниләрен чын күңелдән котлады. Барлык әниләргә җылы рәхмәт һәм хөрмәтләү сүзләре әйтелде. Укучылар әзерләгән концерт барысына да ошады. Күңелле, шаян биюләр, сәхнәләштерелгән тамашалар, җырлар, шигырьләр чын күңелдән башкарылды. 7 сыйныф укучысы Кирилл Казанцев бәйрәмгә карата әнисенә һәм җир йөзендәге барлык...