30 октябрь 2015 яңалыклары
-
Булачак конструкторлар һәм инженерлар Кама Тамагы мәктәбендә укый
"Татарстан мәктәпләре укучылары 7 сыйныфтан роботларны конструктрлаштыра башлый. Республиканын барлык мәктәпләрендә робот техникасын өйрәнү мәҗбүри дисциплина булачак", - дип мәгариф министры Энгель Фаттахов 2 ел элек әйткән иде. Ул вакытта бу безгә бик гаҗәп тоелды һәм министрның сүзләрен чынга алмаган идек. Ләкин гамәлдә чынлап та шулай булып чыкты. 29 октябрьдә...
-
Кама Тамагы Туфан Миңнулин исемендәге көзге паркта экскурсия (+фото)
29 октябрьдә КЦСОН "Богородский рай" гаилә һәм балаларга ярдәм бүлеге белгечләре Илзирә Ишмиева һәм Гөлназ Хөснетдинова, Кама Тамагының мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Хәйруллина Туфан Миңнулин исемендәге көзге парк буйлап экскурсия үткәрделәр. Экскурсиядә Кама Тамагы мәктәбенең 6 сыйныф укучылары катнаштылар. Балалар белән көз ел фасылы, аның билгеләре, көз...
-
Илсөя Бәдретдинова: "Гаиләбезгә август аенда бик зур кайгы килде"
Быел безнең гаиләбезгә август аенда бик зур кайгы килде. Озак вакыт язарга кулым да бармады, дөресен генә әйткәндә. Ике туган апамның бер көнне ике баласының гомере өзелде. Бәлки ишеткән дә булгансыздыр, бу хакта телевидениедән дә сөйләделәр, газеталар да язды: Әлмәт юлында тормозы ватылган зур йөк машинасы апаларның җиңел машинасына килеп...
-
Сиам игезәкләренең берсе – Зита Резаханова вафат булган
Сиам игезәкләре Зита белән Гита Резахановалар 1991 елда дөньяга килгән иде. Кичә Зитаның гомере өзелгән. Зитаның авыруы озакка сузылган - ике еллап урыннан да тормаган, диярлек. Ул Кыргызстанның Военно-Антоновка авылында, әти-әнисе йортында вафат булган. Хәтерләсәгез, әлеге сиам игезәкләрен 2003 елда Мәскәүдәге Филатов исемендәге клиникада катлаулы операция ярдәмендә бер-берсеннән аерганнар иде....
-
Кама Тамагы авылларында буйдаклар исәбен алачаклар
ЗАГС идарәсе һәм ТР Фәннәр академиясенең Гаилә үзәге яңа проект эшләгән. 18 дән алып 60 яшькә кадәрле буйдак егетләргә анкета тутыртып, хыялларын һәм теләкләрен исәпкә алып, исемлек төзиячәкләр. Тикшеренүне Татарстанның 14 районында уздырачаклар.
-
Кама Тамагы мәктәпләре дару-техник чималын җыеп конкурста катнаштылар
Белем бирү учрежденияләре укучылары тарафыннан дару-техник чималын жыюны оештыру буенча бәйгенең нәтиҗәләре ясалды. Агымдагы елның 15 апрельдән 29 октябрьгә кадәр бәйгенең муниципаль этабы барды. Мәктәп коллективлары ярты ел дәвамында 24 төрдәге 347 кг 297гр дару чималы әзерләделәр. Барлык үләннәр һәм җиләк-җимешләр тапшыру таләпләренә туры китереп әзерләнделәр һәм ООО "Кооператор"га тапшырдылар....
-
Татарстанда хәбәрсез югалган таксистны эзлиләр
Питрәч егете Шәрипов Илһам Рафаил улы таксист булып эшли. 26 октябрь көнне ул кичке уннарда өеннән чыгып китеп, бүгенгәчә кире әйләнеп кайтмаган. Күргән кешеләр аны 26-27се көнне дә эшләгәнлеген эйтә. Соңгы тапкыр хатыны белән элемтәгә көндезге 12ләрдә чыккан. Тик ниндидер сәбәпләр аркасында машинасын Латыш укчылары урамында ачык килеш калдырып хәбәрсез...
-
Балага ничек исем сайларга?
"Исеме җисеменә туры килгән", ди татар халкы. Дөрестән тә, күп очракта кешенең исеме җисеменә туры килә, чөнки ул - аның яшәү туграсы. Исем язмышка, киләчәккә нык тәэсир итә. Балага исем сайлау - Аллаһы Тәгалә каршында гына түгел, бала алдында да зур җаваплылык, шуңа күрә балага илаһи исем сайларга кирәк. Балага...