30 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Иске Казиле авылында яшәүче кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез Шәйхетдинова Минзилә Закир кызын 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Күпме булса җирдә изге теләк, Без телибез сиңа барын да. Ап-ак карлар кебек бәхет яусын Туган көннең һәрбер таңында. Йөрәгеңдә җыйган яхшылыклар Изгелекләр булып кайтсыннар. Туар таңнар алып килсен сиңа Сәламәтлек, бары шатлыклар. Изге теләкләр белән әтиебез, балаларың, кияү, киленең һәм оныкларың.
-
Кече Салтык авылында яшәүче Хәйруллина Фәния Биккенә кызының 2 октябрьдә 70 яшьлек олуг юбилее
Кадерле апабыз! Сине чын күңелдән юбилейлы туган көнең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәхетле, озын гомер насыйп итсен. Киләчәктә дә ачык йөзле, олы йөрәкле, киң күңелле булып калуыңны телибез. 70 яшем тулды инде диеп, Хафаланма, бер дә борчылма. Ходай биргән бөтен гомереңнең, Рәхәтен күр җирдә...
-
Кече Салтык авылында яшәүче Хәйруллина Фәния Биккенә кызын 70 яшьлек олуг юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз
Кадерле апабыз! Сиңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, балаларыңның игелеген күреп, муллыкта, тынычлыкта яшәргә язсын. Бүгенгедәй киң күңелле, көләч йөзле булып кал. Туганлыкның сихри көче Бәйләгән күңелләрне. Бердәм булыйк, араларга Кертмик салкын җилләрне. Киң күңелле, кешелекле булу - Ходай үзе биргән зур бүләк. Кадер-хөрмәт,сәламәтлек белән Яшә әле, бездән шул теләк. Иң изге...
-
Олы Карамал авылында яшәүче Фәхретдинова Сания Шәехзадә кызының 2 октябрьдә 75 яшьлек юбилее
Кадерле әниебез, дәү әниебез! Сине чын күңелдән олуг юбилеең белән котлыйбыз.Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер телибез. Алдагы көннәрең якты, туар таңнарың яхшы хәбәрләр белән сөендерсен иде. Яшә әле, әни, бирешмичә, Баш имичә кырыс җилләргә. Яшә җирдә якты гөлләр булып, Терәк булып килер көннәрдә. Изге теләкләр белән улларың, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.
-
Кадерле әниебез Фәхретдинова Сания Шәехзадә кызын 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез.Сиңа тыныч тормыш, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Котлы булсын, әни, туган көнең, Матур булып атсын таңнарың! Рәхәт яшә - игелеге төшсен Син үстергән һәрбер балаңның. Иң изге теләкләр белән кызларың Дания, Равия, киявең Илһам һәм оныкларың.
-
Келәнче авылында яшәүче Билалова Мөршидә Хафиз кызының 2 октябрьдә 80 яшьлек юбилее.
Яраткан әнием, дәү әниебез, апабыз! Сине ихлас күңелдән күркәм бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа исәнлек-саулык, кызыңның, оныкларыңның, туганнарыңның игелеген күреп яшәвеңне, киләчәктә шатлык-куанычлар телибез. Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып Килә сине тәбрик итәсе. Килә сиңа нык исәнлек теләп, Матур сүзләр генә әйтәсе. Әнкәй, диеп әйтер кешең булу, Нинди бәхет бит ул дөньяда...
-
Район үзәгендә яшәүче, хәзерләүләр конторасында эшләп, лаеклы ялга чыккан, хөрмәт казанган Рәхмәтуллина Флюра Касыйм кызына 2 октябрьдә 85 яшь тула
Кадерле әниебез! Без сине чын күңелдән олы бәйрәмең белән котлыйбыз. Сәламәтлеккә туеп, яшәү ямен тоеп, кадер-хөрмәткә төренеп, балаларыңның, оныкларыңның ягымлы карашын тоеп, игелекләрен күреп озын гомер ит. Олы җанлы, изге йөрәк синдә, Кояштай нур сирпеп яшисең. Җылың җитә безнең һәммәбезгә, Иң кадерле, күркәм кеше син. Гөрләп яшә, картаюны белмә, Куанып...