30 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Татарстан юлында коточкыч һәлакәт: үлүчеләр дә бар (+фото)
29 сентябрь кичендә - 19:30 сәгать тирәсендә трассада "Лада Гранта" автомобиле Nissan һәм йөк машинасы белән бәрелешә. Әлегә һәлакәтнең төгәл сәбәпләре ачыклана. Һәлакәт аркасында җиңел машинадагы ир белән хатынның вафат булуы, 1 яшьлек балаларының авыр хәлдә хастаханәгә озатылуы гына мәгълүм. Тикшерү эше дәвам итә. http://intertat.ru/ фото: http://almet-rt.ru
-
Хантингтон-Бич шәһәрендә этләр серфингы буенча ярыш узды [+видео]
Калифорния штатының Хантингтон-Бич шәһәрендә традиион этләр серфингы буенча ярышлар булып узды. Мондый кызыкны карамыйча карап булмый! :)
-
Яңгырлар башлана, юеш кар яву ихтимал
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикадан җылы көннәрнең чигенүен җиткерде. Шулай итеп, Татарстанда соңгы көннәрдә күзәтелгән чамадан тыш җылы көннәрне салкынча һава торышы алмаштырачак. Бүген, 30 сентябрьдә, атмосфера йогынтысы тәэсирендә салкынча һәм яңгырлы һава торышы хакимлеген күзәтәчәкбез. Татарстан буенча уртача һава температурасы 12-17 градус җылы булачак. 1-4 октябрь...