30 июль 2015 яңалыклары
-
Күренекле даталарга
"ТАССР оешуга 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел булуны бәйрәм итү турында" Татарстан Республикасы Президенты указы 2015 елның 14 февралендә имзалана. Кыскача тарихка тукталыйк: ТАССР оешуга кадәр РКП(б) Үзәк комитеты, Совнарком һәм шәхси В.И.Ленин җитәкчелегендәге зур һәм җентекле әзерлек эше башкарылды. Аның нәтиҗәсе буларак В.И. Ленин һәм...
-
Авыл урамнарында
Тәмтедә авыл урамнарында юл өслеге төзелеше тулы көченә бара. Ике километрга сузылган Беренче Май урамы һәрвакыт проблемалы иде. Юл өзеклегендә аннан йөрү үзе кыенлык тудырды. Хәер, аның янәшәсендәге Татарстан, Мәктәп, Совет урамнарына да акча тоту таләп ителде. - Быел авылның әлеге урамнарын төзекләндерүгә 5600 тонна вак таш салынды,- ди Тәмте...
-
Тәтешлеләр бездә кунакта
Күрше районнар белән күрешеп-сөйләшеп тору, тәҗрибә уртаклашу дустанә мөнәсәбәт ныгуга нигез була. Кичә авылара үзәк китапханәдә Тәтеш һәм безнең район инвалидлар җәмгыяте әгъзалары очрашты. Безнең күршеләребез өчен китапханә хезмәткәрләре район тарихы,тыеюлыклар һәм тарихи урыннар турында презентация әзерләгән иде.
-
Эшлекле сәфәр
Үткән сишәмбедә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов безнең районда булып китте. Илдус Харис улы "Кама Тамагы"АХП директоры Рамил Каюмов белән урып- җыю барган кырларны карап чыкты. Кама Тамагы "АХП"ның "Бортас", "Карамал" бүлекчәләрендә министр урынбасары комбайнчылар белән очрашты, кыенлыклар турында сорашты. Башка бүлекчәләрдә дә урак барышын карап,...
-
Әдәби хәзинә
"Әдәби хәзинә" тапшыруын төшерү өчен ТНВ каналының иҗат төркеме безнең районда булып китте. Алар татар әдәбияты классигы безнең якташыбыз Ибраһим Гази тормышы һәм иҗатын барлап авылара үзәк китапханәдә, туган якны өйрәнү музеенда һәм язучының кече ватаны Олы Карамал авылында булдылар. Ветераннар Энҗекәй Галимова, Роза Нәҗмиева, Сания Фәхретдинова, Динә Нәҗмиева белән...
-
Гомер дәвамына сузылган белем
2013 елда халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Гомер дәвамына сузылган белем" проектында катнашып, компьютер сатып ала. Бүген тернәкләндерү курсына йөрүчеләрнең компьютер белән эш итәргә өйрәнү мөмкинлеге бар. Хәзер җиде кешелек чираттагы төркем дәүләт хезмәтләре порталы белән эшләргә, электрон почта булдырырга һәм кулланырга, социаль челтәрдә теркәлергә өйрәнә. фото: http://cs303715.userapi.com/v303715685/2bd3/GsoebAJ9Clc.jpg
-
Транспорт чаралары хуҗалары һәм җәяүлеләрнең гражданлык җаваплылыгы
Җәяүлеләр арасында иң киң таралган кагыйдә бозу- билгеләнмәгән урында юлны аркылы чыгу. Агымдагы елның 31 маенда көндез район үзәгендә зират янында "Лада" автомобиле йөртүче тизлекне арттырып Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысын бәрдерә. Ул бала өлкәннәрдән башка үзе генә велосипедта йөргән һәм машинаны күрмичә борылыш ясап...