30 май 2013 яңалыклары
-
Программалар ничек үтәлә?
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов безнең районда эш визиты белән булды. Район үзәгендә ул капиталь ремонттан соң поликлиниканы карады. Баш табиб Ильяс Миңневәлиев белән бергә ул табиблар кабинетларында булды, аларның хезмәт хакы белән кызыксынды, авыруларны күчмә кабул итү системасы белән танышты. Аңа сәламәтлек саклау буенча кабул ителгән...
-
Беренче тәкъдим
Газетабыз танылган якташыбыз, язучы-драматург Туфан Миңнуллинга һәйкәл кую планлаштырылуы хакында язып чыккан иде. Моннан тыш, алдагы санда аны кую урыны турында конкурс игълан ителде. Районның теләсә кайсы кешесе, язучының иҗатын яратучы бу уңайдан үз фикерен җиткерә ала. Беренче тәкъдим Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдиновтан...
-
Законсыз мигрант
30 июньдә Кама Тамагы районында федераль миграция хезмәте идарәсе хезмәткәрләре миграция законын бозучыларны ачыклау рейды үткәрде. Тәмтедә миграция законын күпләп бозулар ачыкланды.
-
Гражданнар кабул ителә
Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында 2013 елның 7 июнендә Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсе иҗтимагый кабул итүе эшләячәк. Эш барышында гражданнарга, юридик зат вәкилләренә, шәхси эшмәкәрләргә Федераль монополиягә каршы хезмәт компетенциясенә кергән сорауларга консультация биреләчәк. Кабул итү Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты бинасында 12.00 сәгатьтә башлана.
-
Ачык ишекләр көне
1 июньдә илебездә дәүләт архив хезмәтенә нигез салган «РСФСРда архив эшен реорганизацияләү һәм үзәкләштерү турында» РСФСР СНК декреты чыккан көнгә 95 ел була. Казан губернасы декреты нигезендә РСФСР архив эшенең баш идарәсе уполномоченные вазыйфасы кертелә. 95 еллык юбилейны билгеләп үтү уңаеннан муниципаль район башкарма комитеты архив бүлеге 5 июньдә Татарстан...
-
Эш өзеклекләрсез бара
«Кама Тамагы гипс руднигы» ААҖда әзер продукция склады территориясеннән заказчыларга гипс ташы икенче ай төяп озатыла. -Бер ай эчендә без төзелгән килешүләр нигезендә 79,7 мең тонна таш озаттык,- ди предприятиенең коммерция директоры Евгений Семагин. - Май ахырына кадәр 84 мең тонна күрсәткечкә чыгарга планлаштырабыз. Бу пландагыдан 20 мең тоннага артык....
-
«Ильяс икенче гомер бүләк итте»
29 майда Олы Кариле авылында яшәүче Һаҗәр Гайнетдиновага 90 яшь тулды. Аны әлеге истәлекле көне белән котларга МР Советы аппараты җитәкчесе Илдар Вахитов, авыл җирлеге вәкиле Рәдифә Закирова килгән иде. сугыш башланганда аңа 18 яшь була һәм ул амбулаториядә шәфкать туташы булып эшли. 1943 елда хәрби комиссариат юлламасы белән аны...
-
Хокукый ярдәм
2002 елның 31 маенда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Адвокат эшчәнлеге һәм Россия Федерациясендә адвокатура турында"гы федераль законга кул куя. Закон кабул ителгән көндә "Россия адвокатура көне" һөнәри бәйрәм буларак билгеләнә. Һөнәри бәйрәм алдыннан без Татарстан Республикасы адвокатлар коллегиясенең Кама Тамагы районы филиалы мөдире Владимир Камонинга һәрберебезне кызыксындырган сораулар белән...
-
Балалар хокукын яклап
Бүген республикада балигъ булмаганнар хокукын бозу тармагында торак хокукын үтәмәү, гаиләдә бала хокукын бозу, социаль ятимлек проблемасы бар. Тр Министрлар Кабинетында Балаларны яклау көне алдыннан үткәрелгән видеоконференция ТРда бала хокукын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау мәсьәләсенә һәм башкаларга багышланган иде. «Татарстан балалары» сәләтле балаларны дәүләт органнары тарафыннан яклау программасы яктыртылды, тәрбиягә...
-
Яшелләндерәбез
Район прокуратурасы янәшәсендәге скверны тугыз яшь чыршы бизәде. Алар скверны Кооператив урамыннан аерып торган, корыган зәңгәр чыршылар урынына утыртылган. Район үзәгенә әлеге үсемлекләрне Тәмте авыл җирлеге территориясендә ылыслы агачлар үстерү белән шөгыльләнүче эшмәкәр Евгений Корольков биргән. Үсемлекләрне утыртканда Кариле урманчылыгы урманчысы Азат Хикмәтуллин контрольдә тоткан. Агачларны махсус техника ярдәмендә утыртканнар,...
-
Эзләү расчетлары көч сынашты
27-31 майда районыбыз территориясендә Идел буе төбәк үзәге эзләү кинологик расчетларының төбәк сертификат ярышлары үткәрелде. Ярышларда Россиянең сигез төбөгеннөн тугыз отряд составында 58 кинологик расчет катнашты. Зимовье янындагы палата лагерында Башкортстан, Түбән Новгород, Саратов, Самара, Мәскәү, Пермь, Калуга һәм Татарстан коткаручылары һәм волонтерлар урнашкан иде. Техноген хәрәбәдә зыян күрүчеләрне коткару...