30 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Авыл халкының кышкы мәшәкатьләре
Олы Бортас авыл җирлегендә эчке авыл юлларын ремонтлау өчен 800 тонна вак таш кайтартылган. -Без көздән үк Кече Бортас авылында Гагарин урамына вак таш җәйдердек, - ди җирлек башлыгы Радик Сәгъдиев. - Балчыклыда үзсалым акчасына ике урамга җыю өчен вак таш кайтартылды. Биредә хуҗасыз бинаны янгын сүндерү депосы итеп җайлаштырдык....
-
Халкым минем
Кама Тамагы татар урта мәктәбендә 26 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр татар халык авыз иҗаты атналыгы үткәрелде. Аның максаты- укучыларны халкыбызның гореф-гадәтләре, яшәү-көнкүреш, шөгыле белән якынрак таныштыру. Атналык кысаларында кул эшләреннән күргәзмә оештырылды, "Казан сөлгесе", "Татар халкы моңлы ул, нурлы ул, батыр ул" дигән әдәби-музыкаль кичәләр булып узды.
-
Холокост корбаннарын Халыкара искә алу көне
Кама Тамагы урта мәктәбендә Холокост корбаннарын Халыкара искә алу көненә багышланган бердәм сыйныф сәгате үткәрелде. 70 ел элек Кызыл Армия Освенцим концлагеры тоткыннарын азат итә. 2005 елдан әлеге дата Холокост корбаннарын Халыкара искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
-
Җимлекләр бәйгесе үткәрелде
Кама Тамагы урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары кошлар өчен җимлекләр ясау конкурсында катнашты. Балалар әлеге чарада әти-әниләре белән бергә катнашып, җимлекләрне агачтан ясап кына калмыйча, аларны чәчәкләп бизәгән дә. Мәктәп үзидарәсе әгъзалары исә җимлекләрне мәктәп ишек алдындагы агачларга асарга ярдәм итте.
-
Предприятиегә эш визиты белән
МР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов "Фоника Гипс" ОООда эш визиты белән булды. Предприятие белән танышу вакытында җитештерү линияләре, әзер продукция складларын карадылар. Павел Николаевич шулай ук Татарстан Республикасы ветераннар партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчелеге һәм "Фоника Гипс" ООО коллективы белән очрашты.
-
Таучылар белән очрашты
29 гыйнварда муниципаль раойн башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов "Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ таучылары белән очрашты. Ул гипс чыгару, аны ваклау процессы белән танышты һәм предприятие хезмәткәрләре белән сөйләште.
-
1 февральдән татарстанлылар пенсиясе 11,4 процентка артачак
1 февральдән 1013 меңнән артык татарстанлының иминләү пенсияләре 2014 елда кулланучылар бәясе артудан чыгып 11,4 процентка индексацияләнәчәк. 11,4 процентка иминләү пенсиясе белән бергә аңа билгеле күләмдәге түләүләр дә ( элеккеге билгеле база күләменең аналогы) индексацияләнәчәк. Татарстан Республикасындабилгеләнгән түләүләрне исәпкә алып картлык буенча иминләү пенсиясенең уртача күләме 12,3 мең сум тәшкил...