29 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Сөтчелек фермасыннан сыерларны урлаганнар
Лениногорск районында "Ялтау" сөтчелек фермасыннан төнлә белән өч сыерны берьюлы урлыйлар. "Маркс" хуҗалыгының Яңа Чыршылыдагы җәйге кардасыннан өч тананы алып киткәннәр. Монда китерелгән зыян - 155 мең сум, дип хәбәр итә Лениногорск районы газетасы. http://Татар-информ
-
Куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрегез, алайса... [видео]
-
Әтнәгә салкыннар килә
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 29 сентябрьдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республика районнарында явым-төшем күзәтелми, көньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 19-24, Казанда 22 градус чамасы җылылык булачак. Иң салкыны төньяк районнарда булачак. Аларда һава температурасы 22...
-
"Әтнә таңы"- бозык гамәл кылучыны эзлиләр
Татарстан тикшерү органнары тарафыннан 14 яше тулмаган кешегә карата җенси характердагы көчләү гамәлләр куллану факты буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү фаразлары буенча, әлеге җинаять 25 сентябрьдә Казанның Идел буе районындагы бер йортның 15 нче һәм 16 нчы кат араларында кылына. Явыз ниятле ир-ат 10 яшьлек кыз балага карата җенси характердагы...
-
Урман кисүче- 2015
19 сентябрьдә Рудник урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Казанда узган "Урман кисүче- 2015" агач аударучылар арасында Россия чемпионатында катнашты. Алар урман кисү төрләрендә көч сынашты. Чемпионат кысаларында "Агач эшкәртү- 2015" урман хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе үткәрелде.
-
Балигъ булмаганнарга җитди игътибар
Сентябрь ахырында район прокуратурасында балигъ булмаганнар арасында һәм аларга карата җинаятьчелеккә каршы көрәш өлкәсендә законны саклау турында районның хокук саклау органнары җитәкчеләре киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәнең рәисе район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров билгеләп үткәнчә, районның хокук саклау һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү органнары бергә бу юнәлештә зур эш үткәргән, нәтиҗәдә...
-
Тормышның кадерен белеп яши
Сугыш чоры балалары... Безгә сабырлык, тырыш хезмәт үрнәге булып торалар һәм алар зур хөрмәткә лаек. Шуларның берсе- Кече Салтык авылында гомер итүче хезмәт ветераны Зөлхәбирә апа Әхмәдуллина. Ул 1935 елда җиде балалы зур гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз сала. "Әтиебез булса да, терлекләр, кош-корт асрасак та, тормышыбыз җиңелләрдән булмады,-...