29 август 2014 яңалыклары
-
Комбайнчылар эшли белә
Урак вакытында күп кенә комбайнчылар быелгы, уңышсыз елда да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Чит ил Мега-360, Нью Холланд, Лексионнар, үзебезнең Акрослардан эшләүе егермедән артык игенче бер мең тоннадан артык иген суктырды. Эшләү өчен яхшы стимул да бар уракта катнашучыларны матди стимуллаштыру турындагы положение шартларын үтәүчеләргә басуда ук тапшырылаторган район премияләре. Иң...
-
Бадминтон ярышы
28 августта "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында Республика көненә багышлап бадминтон буенча ачык раойн турниры үткәрелде. Ярышларда Буа, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Теләче районнары командалары катнашты. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Кайбыч районы республиканың иң көчле командасы дип санала, Теләче районы командасы да республикада бадминтон буенча иң көчлеләр рәтендә. Ярышлар...
-
Татарстан - минем республикам
29 августта Затон поселок китапханәсе белгечләре Затон балалар бакчасында Республика көненә карата "Татарстан - минем республикам" дип исемләнгән чара үткәрде. Балалар республиканың да туган көне булуын, флаг төсләренең нәрсә аңлатканлыгын, герб, ТР гимны турында белде (аны басып тыңладылар), Казан Кремленың матур урыннары белән таныштылар. Белемнәрен ныгыту максатыннан республикабыз һәм аның...
-
Мин яшәгән як
29 августта Тәмте китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә республика көненә багышланган тугын якны өйрәнү сәгате уздырылды. Чараның максаты - ватаныбзыга мәхәббәт тәрбияләү, аның тарихи узганы, бүгенгесе, мәдәнияты, табигате белән танышу. Балалар дәүләт символлары, аларның чыгышы, мәгънәсе турындагы презентация карады. Республикабызның төп символларын ясады. Россия гимнын искә төшереде, Татарстангимнын тыңлады. Район...
-
Юмарт бүләк
ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат, К(П)ФУ ректоры Илшат Гафуров районның туган якны өйрәнү музеена яхшы бүләк ясады. Кошлар һәм хайваннарның булган чучелоларын зоология һәм орнитология өлкәсендә таксидермистлар эше (кыр тавыгы, борындык һәм башкалар), шулай ук спитрланган җир-су хайваннары колбалары белән тулыландырылды. Барлыгы 15кә якын экспонат. Музей директоры Ирания Сәгъдиева Илшат...
-
Авылда музей булачак
Сөйкилеләрнең авыл көнен күңелле үткәрүләре хакында без язып чыккан идек инде. Бу көн авыл халкы өчен үзенчә бер төрле этәргечкә әверелә. Якташлык рәисе Василий Никитин тәкъдиме белән авылда үзләренең туган якны өйрәнү музее булдырырга уйлыйлар. Йортларда төрле экспонатлар күп сакланган. Авыл көнендә халык кемдә нәрсә бар - чүлмәк, үтүкләгеч, киле,...
-
Республика көненә карата
28 августта халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләндерү курсы узучы төрле катлам гаилә балалары һәм өлкәннәр өчен Красновидово авылындагы Горький музеена сәяхәт оештырылды. Музей хезмәткәрләре кунакларны Татарстан халыкларының милли костюмнарын киеп, татарларның милли ризыгы - "чәк-чәк" белән каршы алды. Музей директоры Ольга Гришукова бай мәдәни- күңел ачу программасы әзерләгән иде....
-
Күңелне күтәрделәр
28 августта, яңгыр явып торуга карамастан, базар көне сатучыларга һәм сатып алучыларга Чабаксардан килгән "Алые зори" төркеме музыкасы астында бер дә күңелсез булмады. Денис Стальнов һәм Олег Незнамов "От А до Я" иҗат студиясе җитәкчесе генә түгел, җырлар һәм музыка язучы Игорь Аркадьевның җырларын башкардылар. Биредә әлеге студиянең төрле коллективлар...