29 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Призер Кама Тамагында яши
Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Дарья Серегина рус теле буенча укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында икенче урынны алды. Аңа рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призеры дипломы тапшырылды. Әлеге мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмирә Вафинага призерны әзерләгән өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы...
-
Котлаулар
Район үзәгендә яшәүче иң якын дустым Әхмәтшина Хәнифә Вәрис кызын 50 яшьлек күркәм юбилее белән кайнар котлыйм. Ышанычлы, ярдәмчел, һәрвакыт таяныч булырлык якын дустым! Сиңа кояштай озын гомер, исәнлек- саулык, сәламәтлек, кадер хөрмәттә, тынычлыкта, улларыңның игелеген, тормышыгызның рәхәтен күреп яшәвеңне телим. Котлы булсын, дустым, юбилеең Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең. Корычтай...
-
Район бер, нәтиҗәләр төрле
«Кама Тамагы» АХПның Варварино бүлекчәсендә бүген бер сыердан 20 килограммга якын сөт савып алсалар, Иске барышта - дүрт тапкырга аз. Ни өчен нәтиҗәләрдә шундый аерма? Олы Салтык мәдәният йортында яңгыраган сорауларның берсе булды бу. Чәршәмбе көнне МР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов биредә авыл хуҗалыгы бүлекчәләре белән киңәшмә...
-
Бала күңеле ак кәгазь
28 гыйнварда МР башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдан Шәйморзин рәислегендә балигъ булмаганнар эше комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Мәгариф, халыкны социаль яклау, опека һәм попечительлек органнары, яшьләр эше, хезмәт һәм мәшгульлек бүлеге, сырхауханә вәкилләре составындагы комиссия аның җаваплы сәркатибе Рамил Хәйруллин җитәкчелегендә районыбызда яшәүче җиде кеше эшен тикшерде. Беркетмәләрнең күпчелегендә РФ...
-
Пенсионерлар арасында компьютер грамоталыгы олимпиадасы
26-27 гыйнварда Казанда компьютер грамоталыгына өйрәнүче пенсионерлар арасында II республика олимпиадасына йомгак ясалды. Әлеге чара КФУның лицей-интернатында үткәрелде. Безнең районнан анда Халидә Әхмәтшина һәм РОза Левагина катншаты. Алар ике сәгать дәвамында компьЮтерда эшләү буенча үзосталыкларын күрсәтте. Шунысы мөһим - олимпиадада катнашучылар жюрига ТР дәүләт хезмәтләре порталына запрос ясау күнекмәләрен исбатлады.
-
Бозда сак булыйк!
Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2013 елның 24 октябрендәге "2013-2014 елгы көзге-кышкы чорда сулыкларда халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы җирле үзидарә башкарма хакимияте органнарының бурычлары турындагы" 31-13 р күрсәтмәсе нигезендә һәм кышкы каникул вакытында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, сулыкларда балалар катнашында бәхетсезлек очракларын кисәтү максатларында Кама Тамагы инспекторлык участогы...
-
Фермерлар белән очрашу
Бүген МР бшкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов фермер хуҗалыклары һшм гаилә фермалары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуның төп темасы - шәхси ярдәмче хуҗалыкларында авыл хуҗлыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр алдындаторган көндәлек мәсьәләләрне ачыклау.
-
Өченче призер
Әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында безнең районнан дүрт укучы катнаша. Әмма Затон урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Мария Зиновьева гына югары күрсәткечкә ирешеп, призер булды. Мария һәм аның укытучысы Марина Кулагинаны әлеге казанышлары белән котлыйбыз.
-
Автомобильләр тапшырылды
27 гыйнварда Казанда ТР Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы башланыр алдыннан С.Сәйдәшев исемендәге ГБКЗ бинасы каршында Республика мәдәният учреждениеләренә тантаналы шартларда авотомильләр тапшырылды. Кама Тамагы районыннан әлеге чарада МР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдан Шәйморзин һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәсимә Ибәтуллина катнашты. Республика мәдәният учреждениеләре...