28 октябрь 2016 яңалыклары
-
Минем белән бергә эшләгән район үзәгендә яшәүче пенсионерларны, хәзерге көндә эшләүче машина йөртүчеләрне Шоферлар көне белән котлыйм!
Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, тыныч тормыш телим. Пенсионерлар авырмыйча яшәсен, яшьләр юлларда исән-имин йөрсен. Изге теләкләр җиткерүче Бәрлегуҗа авылыннан Әүхәт бабай.
-
Балчыклы авылында яшәүче хөрмәтле әтиебез Гайнетдинов Мөнир Фәттах улы 29 октябрьдә – 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Әтиебез Мөнир дәһшәтле сугыш башланган елда дөньяга килеп, туганчы ук әтисез кала, тормышның ачысын, авырлыгын үз җилкәсендә күтәрергә туры килә аңа. Кайда гына эшләсә дә, һәрбер эшен җиренә җиткереп, җанын-тәнен, бөтен күңелен биреп башкарды: ферма мөдире, комбайнер, авыл җирлеге башлыгы, күмәк хуҗалык рәисе вазыйфалары һәм башкалар. Инде 75 яшен тутырса...