28 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Инспектор белән "килешә алмаган" Вьетнам кешесе 48 мең сум штраф түли
Казанда 44 яшьлек Вьетнам гражданинын хөкем иттеләр. ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә теләве аркасында тотылган әлеге ир-атка карата җинаять эше кузгатылган була. Быелның 20 июнендә Нгуен Тхинь Тунг үзенең ВАЗ-2107 машинасы белән Казан урамы буйлап җилдергәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Документлар тикшерелгән вакытта йөртү таныклыгының куллану вакыты чыкканлыгы ачыклана. Тунг патруль...
-
Мәгарәләргә игътибар
Республикада уникаль мәгарәләрнең саклау зоналары билгеләнде. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы заказы буенча Дәүләт кадастрында Юрий, Богородский, Коннодольский, Зимовье мәгарәләренең 50 метр саклау зоналары учетка куелды. 29 ел элек аларга табигать һәйкәлләре статусы бирелгән иде.
-
Кама тамагылылар баскетбол ярышында җан атты
Районыбызның инвалидлар җәмгыяте әгъзалары коляскадагы баскетбол ярышларының финал матчына актив тамашачы- җанатарлар булып барды. Мондый төр ярышлар көннән-көн популярлашып бара. Бу юлны без Казанда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан шәһәре вәкилләрен генә түгел, Чиләбе, Төмән, Ставрополь, Ульяновск командаларын да күрдек. "Крылья Барса" Казан командасы финал матчында бронза отты,-диде Кама Тамагы инвалидлар җәмгыяте...
-
“Җинаятьче” операциясе Кама Тамагында
28 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр җәзаларны үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре полиция бүлеге хезмәткәрләре белән бергә "Җинаятьче" оператив-кисәтү операциясе үткәрә. Куркыныч тудыручы төркемгә керүче кешеләргә аерым игътибар биреләчәк.
-
28 сентябрьдән 4 октябрьгә йолдызнамә
КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада иң мөһим бурыч булып шәхси тормышыгызны җайлау тора. Төрле вакыйгалар булуы ихтимал. Нәрсәгә генә алынсагыз да, сабырлык һәм тырышлык сорала. Шулай ук, белгечләргә мөрәҗәгать итсәгез дә комачауламас. Якыннарыгызга карата яхшы мөнәсәбәттә булыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, кәефегез начар булып, якыннарыгызны авыр сүз әйтеп үпкәләтүегез ихтимал. Ләкин сезнең нинди...
-
Әнисе белән ызгышканнан соң 11 нче каттан сикергән
14 яшьлек укучы кыз бала имин булмаган гаиләдә тәрбияләнгән. Бу көнне, 24 сентябрьдә ул Зәйдә яшәүче әнисе белән ызгыша һәм Чаллыга әбисе белән бабайсы янына килә. Биредә дус кызлары белән спиртлы эчемлекләр эчеп, кәеф-сафа корып утыра. Егете белән дә ачуланыша. Аннан социаль челтәрдәге бите аша туганнары белән саубуллаша да, 11...
-
Әбиләр чуагы ничәсенә кадәр булачак
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 сентябрьдә, республикада явым-төшем көтелми. Бүген аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә, көньяк һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда көндезге һава температурасы 22-27 градус тәшкил итә. Казанда 23-26 градус җылы булачак. 29 сентябрьгә каршы төндә республиканың кайбер районнарында инде...
-
Инсульт кичергән әнисе белән әтисе йорттан чыга алмыйча янып үлгәннәр
Янгын сүндерүчеләр килгәндә шәхси йорт тулысы белән ялкынга уралган була. Яшел Үзән районындагы Васильево бистәсендә әнә шундый фаҗигале хәл теркәлә. Яшь ханым әйтүенчә, йортта аның әти-әнисе һәм дүрт баласы калган була. Кибеттән кайтканда ул йортның януын күрә. Әтисе һәм балалар янгын башланганчы урамга чыккан булалар. Инсульт кичергән әнисен әтисе коткарырга...