28 апрель 2016 яңалыклары
-
Яңасала авылында гомер итүче яраткан тормыш иптәшем, балаларыбызның сөекле әниләре, оныгыбызның яраткан дәү әнисе, кадерле кешебез Вәлиева Сәүхәдия Фәйзи кызының 1 майда 50 яшьлек юбилее
Газиз кешебез! Олуг гомер бәйрәмең белән сине чын йөрәктән котлыйбыз! Сабыр холыклы, түземле, ярдәмчел, кешелекле булганың өчен без сине бик яратабыз. Яз кояшыдай ачык йөзең, мәрхәмәтле йөрәгең, киң күңелең белән барыбызга да кадерле син. Киләчәктә дә сиңа иң зур байлык - сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез...
-
Кичә Кама Тамагында праймеризга әзерлек кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов район халкы белән очрашты
Бу юлы очрашулар Иске Казиле, Олы Кариле, Олы Салтык, Тәмте һәм Тенеш җирлекләрендә узды. Илдар Ирек улы республикада берничә елдан бирле эшләп килүче социаль объектлар төзелеше һәм реконструкцияләү программаларына тукталды. Алар барысы да клуб, ФАП, спорт корылмаларын яңартырга гына түгел, яңаларын төзергә дә мөмкинлек бирде. Бу программаларны алга җибәрүдә "Бердәм...
-
Быел Кама Тамагы “Салават күпере” балалар бакчасында бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан актив эш башкарылды
Район үзәгендәге 1нче номерлы "Салават күпере" исемендәге балалар бакчасында туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, аны өйрәнү буенча максатчан эш алып барыла, төрле кичәләр үткәрелә. Быел бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан актив эш башкарылды. Февраль аенда ук "Шүрәледә кунакта" дип исемләнгән рәсемнәр һәм кул эшләре конкурсы булды. Бу чарада әти -...