28 март 2013 яңалыклары
-
Мәңге исән иҗат
Без, красновидоволылар, Горькийны якташыбыз дип саныйбыз. Музей язучы турында хатирәне саклый, яшь буынны аның иҗатына җәлеп итә. Истәлекле датага язучыга багышланган чара әзерләдек.Чарада язучының иртә чорда язылган «Колюша», «Макар Чудра», «буревестник» әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде. Язучы булып формалашканчы М.Горький иң элек илебезне иңләп чыга. 1888 елдан башлап ул Россия буйлап сәяхәткә...
-
Фәнгә беренче адымнар
Укучыга мөстәкыйль белем алуга, балаларны мәктәп эскәмиясеннән үк тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү өчен шартлар булдыру - хәзерге заманның иң мөһим бурычларның берсе. Конкурсларда яуланган призлы урыннар Затон урта мәктәбендә аларның ничек хәл ителүе хакында сөйли. 8 сыйныф укучысы Анастасия Лукина (рәсемдә) 26 мартта яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XI Төбәкара фәнни-тикшеренү...
-
Сәламәтлек мәктәбе
Россия пенсионерлар союзының җирле бүлеге «Сәламәтлек мәктәбе» укыту-савыктыру программасы буенча дәресләр үткәрә. Күп кенә көнүзәк мәсьәләләр буенча лекция материалларын Кама Тамагы үзәк сырхауханәнең квалификацияле табиблары укый. Мондый дәресләр пенсионерларда зур кызыксыну уята, алар үзләрен кызыксындырган сорауларны бик теләп тикшерә. сырхауханә җитәкчелегенә әлеге чараны оештыруда ярдәмнәре һәм аңлаулары өчен рәхмәт.
-
Түләүсез юридик ярдәм
31 мартта авылара үзәк китапханә бинасында район халкына кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, җир законы мәсьәләләре буенча Казан федераль университеты юристлары түләүсез юридик ярдәм күрсәтә. Кызыксындырган өстәмә мәгълүматны Кама Тамагы муниципаль район Советының оештыру бүлегендә 2-18-44 яки 2-10-88 телефоннары аша белешә аласыз.
-
Яңа китаплар
Мартта авылара китапханәгә яңа китаплар алынды. Бу елда китаплар икенче тапкыр кайтартылды инде. Бу юлы яңа китаплар фантастика һәм тарих яратучыларны шатландыра. балалар һәм яшүсмерләр китап киштәсе балалар әдәбияты белән тулыланды. «путеводитель по странам» танып белергә яратучылар игътибарын җәлеп итәчәк. Татар телендәге әдәбиятның күп булуы районның һәр кешесенә нинди дә...
-
Җиңүләре белән котлыйбыз!
«Йолдызлык» конкурсының зона этабында катнашучыларыбызның дүрт номеры республика этабына үтте. Айзирә Нигъмәтуллинаны (Келәнче) «Конферанс» номинациясендә беренче урыны белән котлыйбыз, вокалистлар Маргарита Шишкина (Куйбышев Затон) һәм Ксения Юманова (Кама Тамагы), «Камелия» вокаль ансамбле (балалар музыка мәктәбе) үз номинацияләрендә икенче урыннар алды. Алар барысы да конкурсның республика этабында район данын яклаячак.
-
Ике айлык старт ала
15 апрельдән республикада территорияләрне чистарту буенча ике айлык башлана. Быел санитар экологик ике айлык район һәм шәһәрләрдә бераз соңрак - 15 апрельдән башлана. Көнне күчерүгә (соңгы елларда гадәттә ике айлык 1 апрельдән 1 июньгә кадәр иде) республикадагы катлаулы һава шартлары сәбәп булды. Әмма вакытны күчерү алда торган Универсиада-2013 белән дә...
-
Максатка омтылучан
21-23 мартта республикада Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм "Россиянең татар авыллары" иҗтимагый оешмасы оештырды. Илнең 31 регионыннан килгән 400 делегат арасында безнең районнан эшмәкәрләр Әхмәт Биккенин һәм Мөсәлим Сабиров та бар иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, авылның киләчәге эшмәкәрләрнең тырышлыгы, активлыгына...