28 февраль 2013 яңалыклары
-
Татарстан музейлары белешмәсе
Музейлар эшчәнлеген популярлаштыру максатында һәм Бөтендөнья студентларының «Унивесиада-2013"тә туристларга хезмәт күрсәтүгә бәйле рәвештә Россия музей хезмәткәрләренең Татарстан бүлекчәсе һәм ТР Милли музее Татарстан музейлары белешмәсе чыгаруны планлаштыра. Белешмәгә Кама Тамагы районы туган якны өйрәнү музеен да кертү күздә тотыла. Аны өйрәнү максатында 6 мартта музей экспозицияләрен һәм инфраструктураны бәяләү өчен...
-
КДН юбилее
28 февральдә "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексындаТатарстанда балигъ булмаганар эше комиссиясе оешуга 95 ел тулу уңаеннан тантана булды. Анда безнең районнан МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов һәм КДН рәисе Рамил Хәйруллин катнашты.
-
“Җырлыйк әле!” тапшыруында безнекеләр
28 февральдә «Татарстан Яңа гасыр» телевидениесенең «Җырлыйк әле!" тапшыруы безнең районда булып, балалар, өлкәннәр һәм урта яшьләр арасында сайлау туры үткәрде.
-
Чисталык өчен тәртип кирәк
Россиядә узган ел тарихи- мәдәни мирас елына багышланса, аның экологик культура һәм тирә-якны саклау елына күчүе мантыйклы. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәрбер кешенең әйбәт әйләнә-тирә мохиткә хокукын тәэмин итү, җәмгыятьнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсенә юнәлтү, халыкның экологик культуралыгын формалаштыру һәм аны арттыру бурычын куярга диде. Соңгы елларда экологик вәзгыятькә...
-
Ел укытучысы
Кама Тамагы татар урта мәктәбе базасында «Ел укытучысы-2013» район конкурсы булды. Конкурста грант алучы, район һәм республика фән олимпиадаларында укучылары призерлар булган укытучылар катнашты. Финалга Затон, Кама Тамагы, сөйки, иске Казиле һәм Олы Салтык мәктәпләреннән 5 укытучы чыкты.
-
Иң мөһим документ
РФ УФМС Кама Тамагы территория пункты мәгълүматларына караганда, 2012 елда районда яшәүчеләргә 998 гомумроссия паспорты тапшырылган. Узган елда районның ундүрт яше тулган 192 яшь гражданы миграция хезмәте белгечләре кулыннан беренче паспортларын алды.
-
Игътибар үзәгендә – балалар
Февраль аенда булган фаҗигале вакыйгалардан соң мәктәпкә бару һәм кайту юлында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү ата-аналар һәм укытучылар коллективларының төп темасы һәм кайгыртуына әверелде. 26 февральдә Кама Тамагы урта мәктәбендә дә шул уңайдан гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде. Анда полициянең участок уполномоченные Марат Садруллин катнашты. Башлангыч мәктәп укучыларын ата-аналар мәктәпкә кадәр...
-
Ятимнәргә бүләк
Игелек җирдә ятмас, ди борынгылар. Кыртапада яшәүче пенсионер Фәүзия Билалова ятим балаларга дип үз куллары белән 10 пар башмак бәйләгән һәм МР башкарма комитеты опека-попечительлек бүлеге мөдире Дамирә Идрисова аларны республика балалар йортына тапшырган. Әлеге оешма хезмәткәрләре нәниләрне шатландырган өчен игелекле кешеләргә олы рәхмәтен белдерә.
-
Талантларга - юл
22 февральдән 24енә кадәр, өч көн рәттән, район мәдәният йортында 8 район катнашында балалар-яшьләр һәвәскәр курчак һәм театраль коллективларының республика зона конкурсы булып узды. 6 кешедән торган компетентлы жюри балалар иҗат коллективына һәм аларның җитәкчеләре эшенә бәя бирде. Конкурсны кереш сүз белән режиссер, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтенсоюз, Бөтенроссия һәм...
-
Хәйрия акциясе
Район халкы авыр тормыш шартларында яшәүчеләргә, бәлагә таручыларга ярдәм итәргә әзер булулары, алар белән соңгысын бүлешергә әзер торулары белән гомер-гомергә аерылып торды. 7 мартта район мәдәният йортында хәйрия марафоны үткәрелә. Чит кеше кайгысына ваемсыз калмаган кешеләр бу көнне сәгать 10да якланмаган һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә алачак....
-
Судка барабыз. Үзеңне ничек тотарга һәм нәрсә эшләргә?
Бүген нинди дә булса сәбәпләр белән судта булмаган кеше юктыр. Искәртеп китик, судка җинаятьчеләр генә килми. Кайчак милек алу, югалган документларны торгызу, мөлкәт бүлү һәм шуның кебек башка мәсьәләләрне бары тик судта гына хәл итәргә мөмкин. Әмма күпләр судның бинасын күргәч тә курка. Әлеге мәкаләнең максаты- гражданнарга судның барыннан да...
-
Күңелле дә, файдалы да
Батырлык айлыгы кысаларында Кама Тамагы поселогының «Кояшкай» балалар бакчасында әтиләр өчен бәйрәм үткәрелде. Ир-егетләрне котларга ДПС өлкән инспекторы Илшат Яруллин, белем бирү программаларын финанслау дирекциясе белгече Сания Гайнетдинова килгән иде. Сүз балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә әтиләрнең роле турында барды. Алдагы көнне әтиләр анкета сорауларына җавап бирде, ә җыелышта балалар...
-
Ак бәхетләр эзләп чыгып киттек...
...Әнкәйләрнең игез сыңарыдыр, Ахрысы, син, туган авылым!.. Х. Әюп Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният йортына халык агыла. Алексеевск, Кама Тамагы, Спас, Тәтеш районнарының якташлар очрашуына мәдәният йорты директоры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданы Гөлзада Рзаева җыя. 1970-80нче елларда республикабыз районнарыннан Ак кала һәм гигант КамАЗ заводлары төзелешенә килгән...
-
Хөрмәт хисе саклансын
Зиратларыбыз - бакыйлыкка күчкәннәрнең мәңгелек йорты. Иртәме-соңмы һәрберебезгә шунда барасы. Шуңа күрә дә аларның төзеклеген, чисталыгын һәркем кайгыртырга тиеш. Район авылларында район җитәкчелеге катнашында җыелышлар уздырганда авыл җирлеге башлыклары бу мәсьәләне һәрвакыт күтәрә. Күпчелек очракта алар зиратларны төзекләндерүдә акчалата ярдәм иткән, өмәләрдә актив катнашкан авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерә. Әйе,...
-
Җәйдә булдым
Буран кузгалырга торган февральнең соңгы көннәрендә Куйбышев Затонда урнашкан теплицага бардым. «Рост.Ок» җаваплылыгы чикләнгән ширкәт оешмасын шәхси эшмәкәр Леонид Нагаев җитәкли. Дүртенче ел инде ул райондашларын яңа өлгергән кыяр, помидор, яшел суган белән тәэмин итә. Быел исә тагын да эш мәйданын арттырган һәм 1860 кв.м тәшкил итә. Эш сәгатен дә...