27 декабрь 2017 яңалыклары
-
Кләнче авыл җирлеге башлыгы Дамир Кадыйров Яңа ел теләкләре җиткерә
Җир өстендә аклык - пакьлек алып килгән Яңа ел бәйрәме котлы булсын! Әлеге искиткеч һәм барыбыз да яраткан бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итеп алыгыз! Киләсе елның 365 көне дә бәхет - шатлык кына китерсен. Аткан таңнарыгыз барысы да алсу булсын. Тормыш юлыңда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр...
-
Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев Яңа ел белән котлый
Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф - хәтәр атлап кермәсен, бәла - каза йөрмәсен. Гаилә...
-
Җиде ел эчендә Татарстанда 2 мең км тирәсе автомобиль юллары төзелгән
Шул ук вакыт эчендә Татарстанда 3 мең километрдан артык юл һәм 76 күпер төзекләндерелгән. (Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). 2010-2017 елларда Татарстан Республикасында 2 мең километрга якын автомобиль юллары һәм 33 күпер төзелгән. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. Моннан тыш, шул ук вакытта Татарстанда...