27 декабрь 2014 яңалыклары
-
Чисталык дәресе
Красновидово төп мәктәбенең 6-9 сыйныфларында экологик дәрес сыйфатында "Чисталык дәресе" үткәрелде. Мәктәптә "Экология" фәне укытылмаганлыктан, бу дәрес балаларга әлеге тармак нечкәлекләре белән танышырга ярдәм итә.
-
Тагын бер кат искә төшерү комачауламас
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Рудник урта мәктәбендә Д Князев һәм 116нчы янгын сүндерү бүлегенең каравыл җитәкчесе Алмаз Миңнегалиев катнашында укучылар беән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде.
-
Әфганчылар белән очрашу
25 декабрьдә районның туган якны өйрәнү музеенда совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүгә 35 ел булу багышланган очрашу булды. Анда Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары, музей хезмәткәләре һәм әфганчылар катнашты.
-
Тәмте Яңа ел чыршысы ачылды
26 декабрьдә Тәмте мәдәният йорты каршындагы мәйданда мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләгән Яңа ел чыршысы ачылды. Бәйрәмне шаян шамакайлар ( театр төркемндә катнашучылар) ачты, аннары балалар янына кунакка Кыш бабай, Кар кызы, узып баручы ел символы Ат һәм киләсе ел хуҗасы - Кәҗә кунакка килде. Бергәләшеп әйлән-бәйлән уйнады, җырлар...