27 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Татарстанлылар ВИЧка бушлай экспресс-тест тапшыра алачак
Республика мәктәпләре, вузлары һәм хастаханәләрендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чаралар узачак. 27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Татарстан Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә (1 декабрь. - Ред.) багышланган «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясенә кушыла. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәшү һәм профилактика буенча республика үзәге Бөтенроссия...
-
Иске Казиле мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе уткәрелде + ФОТО
25 ноябрь көнне Иске Казиле мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Әнием кадерлем" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уткәрелде. Иске Казиле урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары "Өч кыз" татар халык әкиятен сәхнәләштерделәр, әниләргә багышлап шигырьләр, җырлар башкардылар. Соңыннан истәлеккә фотога төштек, кичә чәй табыны артында дәвам итте. Әниләр балаларның чыгышларыннан бик кәнагать...