27 сентябрь 2015 яңалыклары
-
«Мәче»гә урын табылган
«Болгар» тыюлыгына урнаштыру нияте белән эшләтелеп, каршылар аркасында урнаштырылмый калган «Саклаучы» сынына урын табылган. Бронзадан коелган 12 метрлы канатлы барс сыны Казан шәһәренең «Гаилә» үзәге янына куелачак дигән хәбәр алынган шәһәр идарәсеннән. http://www.baltaci.ru/
-
Соцпакет. Сайласаң сайлап кал
1нче октябрьга санаулы гына көннәр калды. Киләсе елда социаль пакетлар җыелмасыннан файдаланыргамы әллә аның урынына акча алыргамы дигән караны кабул итсәң хәзер кабул итәсең. Үз ихтыярың. Икенчесен сайлап, чирләп китеп, кыйммәтле даруларга акчаңны җиткерә алмыйча азапланырга гына туры килә күрмәсен. Кат-кат уйла. Социаль пакетлар җыелмасы алырга гариза язарга соңга кала...
-
Тукай Казахстанда да үз кеше
20нче сентябрьдә Казахстанның Семей шәһәрендә Габдулла Тукайның булачак һәйкәленә нигез ташы салу тантанасы булды. Тукайга багышланган яңа һәйкәлне кую бәясе якынча 950 мең сумга төшә. Акчаны халык җыя. Һәйкәлне Петербургта яшәүче Венера Абдуллина ясый. Бу безнең татар әдипләренә багышланган Казахстандагы өченче һәйкәл булачак. Тукайга Җаек шәһәрендә куйганнар иде инде. Икенчесе...
-
Пеня санала башлый
Яллардан соң сентябрь ае тәмамланырга нибары өч көн вакыт кала. Кем милек, транспорт һәм җир салымын түләмәгән, ашыгыгыз дип кисәтәләр район салым инспекциясе хезмәткәрләре. Салымнары түләнмәгән кешеләргә 1 октябрьдан пеня исәпләнә башлаячак.
-
Яңа елда ничек бәйрәм итәчәгебез билгеле булды
Россия Хөкүмәте 2016 елдагы ялларга ачыклык кертте. Шулай итеп, Россия халкы 2016 елда Яңа ел бәйрәме уңаеннан 10 көн рәттән - 1 -10 гыйнварда ял итәчәк. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, февральдә 21, 22, 23 (якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе) ял көннәре булачак. Халыкара хатын-кызлар көнендә дүрт көн - 5-8 мартта (шимбәдән алып...
-
Фирдүс Тямаевны тамашачы югалтмасмы? (ИНТЕРВЬЮ)
- Фирдүс, күптән түгел сине яңа вазифада күрдек: «ТМТВ» каналында «ҖырлаОК» дигән тапшыру алып бара башладың. - Әйе. Җәй ахырында «Барс-медиа» җитәкчелеге тарафыннан шундый тәкъдим алдым. Кеше һәрвакыт үсәргә, үзгәрергә, яңалыкка, камиллеккә омтылырга тиеш бит. Каршы килмәдем. - Ничек соң, үзеңә ошыймы? - Бик авыр. Концерт кую - бер өлкә,...