Кама Тамагы районы Каратал авылы китапханәсендә ел саен апрель аенда яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәләр + ФОТО
Кем уйлады икән-ятим бала
Якты йолдыз булып калкыр, дип.
Мәңге,мәңге халык йөрәгендә,
Халык күңелендә балкыр, дип.
Габдулла Тукай-татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык-безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятыбызның тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Аңардан...