26 декабрь 2014 яңалыклары
-
Кадетларда Яңа ел балы
25 декабрьдә кадет мәктәбендә Яңа ел балы үткәрелде. Көнчыгыш календаре буенча киләче ел агач Кәҗә (Сарык) елы. Кәҗә табигате буенча төркемләп йөрүче буларак, аңа игътибар үзәгендә булу ошый дигән нәтиҗә ясарга була. Шуңа күрә яңа 2015 елны дус-тату һәм күңелле кампаниядә каршы алсаң яхшырак булыр. Кәҗә елының законлы көченә 10...
-
Котлыйбыз!
2014 елда Россия пенсионерлар союзының иң яхшы җирле бүлекчәсенә республика конкурсына йомгак чясалды. Аның максаты - СПР оешмалары эшчәнлеген активлаштыру, аларның республиканың социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешендәге ролен арттыру. Әлеге конкруста Россия пенсионерлар союзының Кама Тамагы җирле бүлекчәсе өченче урынны алды.
-
Яңа ел бәйрәмнәренә РДК чаралары
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре каматамагылыларга һәм кунакларга Яңа ел мәдәни-күңел ачу чараларында катнашырга чакыра. Кыш бабай һәм Кар кызы, башка әкияти персонажлар чыршы тирәли әйлән-бәйлән, кызыклы конкурслар һәм уеннар үткәрәчәк.Болар барысы да саф һадада үткәрелә. 31 декабрьдә 21.00-23.00 Бал-маскарад (РДК), 1 гыйнвар 00.30-4.00 кадәр Яңа ел дискотекасы (РДК мәйданында) Күчмә...
-
Өйрәнү эвакуациясе үткәрелде
25 декабрьдә Затон урта мәктәбендә күршедәге Столяров исемендәге мәдәният йортына өйрәнү янгын эвакуациясе үткәрелде. Барысы да эвакуацияләнде, нормативка сыешты.
-
Әфганстан- йөрәк ярасы
Олы Салтык урта мәктәбенең актлар залында Әфганстанга совет гаскәрләре кертүгә 35 еллыкка багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Әфган вакыйгалары турында тарих укытучысы Флера Нурмиева сөйләде. Һәлак булган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
-
Методик берләшмә утырышы
Иске Казиле урта мәктәбе базасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары РМО утырышы үткәрелде. Утырышта РМО җитәкчесе Лариса Дорожкова, мәгариф идарәсе методисты Ильмира Фетхулова чыгыш ясады.
-
Кышкы дизайн
Районның барлык белем бирү оешмаларында укучылар кар сыннары ясауда иҗадый караш күрсәтә. Бу планда Иске Казиле укучылары да калышмый. Алар мәктәп территориясендә матур кыр сыннары ясап куйган.
-
"Әти, әни, мин - спорт гаиләсе"
Кама Тамагы татар урта мәктәбендә физик культура укытучысы Раил Сабитов сыйныфтан тыш "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе" дип исемләнгән чара үткәрде. Чарада әти-әниләр дә, укучылар да бик теләп катнашты.
-
Районның төп чыршысы ачылды
25 декабрьдә мәдәният йорты каршындагы мәйданда районның төп чыршысы ачылды. Бөтен мәйдан матур кар сыннары белән бизәлгән, балаларның күбесе шулар янында истәлеккә фотога төшергә теләде. Караңгы төшү белән тагын да күңеллерәк булды - барлык административ биналарда төсле утлар кабынып, әкияти дөнья төсмере бирде. Аннары күңелле уеннар һәм конкурслар башланды. Кыш...