26 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Марат Кәбиров: Бәрәңге алырга "МЧС" чакырттым
Авылга сирәгрәк кайткач, эшләр хәтсез генә җыелып китә. Бу юлы бәрәңге дә алырга кирәк. Өстәвенә, көн саен диярлек яңгыр. Кыска вакытка кайткач, Мичурин карт әйтмешли, табигатьтән шәфкать көтеп ятып булмый. Ни булса шул булыр дип, бакчага чыгып киттем. Бер кишәрлек казып ыргытуга, вак- вак сибәләп торган яңгыр басылды. Икенче кишәрлекне...
-
Селфи акулалардан куркынычрак
Статистика күрсәткәнчә, селфи акулалар һөҗүменәннән дә куркынычрак. Ни өчен дигәндә, кызыклы кадр артыннан куып, кешеләр куркынычсызлык турында онытып җибәрә. Соңгы мәгълүматларга караганда, 2015 ел башыннан дөньяда барысы 12 селфи ясаучы үлгән, акулалар һөҗүменнән исә 8 генә кеше харап булган. http://Шәһри Казан
-
Кризис аркасында машина алучылар 41,6% кимегән
Икътисадый кризис үз эшен эшләгән - Россиядә машина сатып алучылар бермә-бер кимегән. "Автостат" агентлыгы хәбәр иткәнчә, русиялеләр ел башыннан барлыгы 852 мең җиңел машина сатып алган. Бу узган ел белән чагыштырганда 41,6 % ка кимерәк дигән сүз. Аның каравы, йөрелгән машиналарны сатып алучылар арткан. Андый машиналар күпкә очсыз йөрүен халык...
-
Россиядә эш сәгатен кыскартырга уйлыйлар
Тиздән 8 сәгатьлек эш көне 6 га калырга мөмкин. Швециянең Гетеборг шәһәрендә шундый эксперимент уздырганнар. Хезмәткәрләрнең эш сәгатен кыскарткач, аларның эшләү көче икеләтә арткан. 8 сәгатьтә эшли торган эшләрне алар 6 сәгатьтә һәм бик нәтиҗәле башкарганнар. Күптән түгел, депутатлар атнасына эш көнен 4 кә калдырырга дигән тәкъдим белән дә чыкканнар...
-
14 яшьлек кыз бала үз-үзенә кул салган
Республикада мәктәп укучысының үз-үзенә кул салу факты буенча тикшерү бара. Әлеге хәл 24 сентябрьдә Чаллыда була - 14 яшьлек кызның гомере өзелә. Бу уңайдан Татарстан тикшерү органнары тарафыннан тикшерү эше алып барыла. Беренчел фаразлар буенча, кыз имин булмаган гаиләдә тәрбияләнә һәм Зәй районында яши. Фаҗига буласы көнне ул әнисе белән...
-
Корбан гаете — рәхмәт, мәрхәмәт, шәфкатьлелек бәйрәме + ФОТО
Корбан бәйрәме - ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Шушы бәйрәм уңаеннан, 25 сентябрь көнне Каратал авылы мәдәният йортында корбан ашы үткәрелде. Бәйрәмне үткәрү өчен Зиннәтов Илдар Хәйдәр улы Корбан чалдырды. "Хәйруллинның хәйрия фонды", Фәйзуллин Җәүдәт, Сибгатуллин Рашат, Сөләйманов Шамил, Яруллина Талияләр дә, чараны оештыруга үзләреннән зур өлеш кертте....