26 июль 2014 яңалыклары
-
“112” ярдәмгә килә
Теләсә кем махсус хезмәтләр ярдәменә мохтаҗ булырга мөмкин, аеруча җәйге ял һәм каникул вакытында. Без барыбыз да табигатьтә ял итәргә, кояшта кызынырга, урманга барырга яратабыз, кайберәүләр экстремаль ялны үз итә. Әмма кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаганда, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, күпләр нинди номерны җыярга кирәклеген белми. Кама Тамагы...
-
Өч көн ял итәбез
Татарстан Хезмәхалыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлага караанда, бу атнада Татарстанда өч көн ял итәләр. 28 июль- дүшәмбе көне барлык мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. Шуңа күрә ул республикада эшләми торган бәйрәм көне дип игълан ителде. Шул рәвешле татарстанлылар 26-28 июль көннәрендә ял итә.
-
Сез хезмәт итегез, без көтәрбез
Узган атнада район хәрби комиссары подполковник Дамир Сергеев һәм МР башкарма комитет җитәкчесе Айрат Малюков Пенза шәһәрендә урнашкан 22277нче хәрби частьтә кунакта булды. Район вәкилләре казармаларны карады, көнкүреш шартларына бәя бирде, районыбыздан хезмәт итүче солдатлар белән очрашты. Ата-аналар тыныч булсын, аларның уллары намуслы хезмәт итә.
-
Ярдәм кулы сүз
Узган атнада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдан Шәйморзин җитәкчелегендә социаль яклау бүлеге, мәгариф идарәсе, УФМС, "Идел таңнары" газетасы редакциясе вәкилләре Украинадан күчеп кайтучылар янында булды. Бәрлегуҗада Ирина Өлфәтовага Луганск шәһәреннән туган апасы ике оныгы белән кайткан. Машага -10, Кирилга - 7 яшь. Людмила Николаевнаның Украинада...
-
Районда “Халык инвентаризациясе” акциясе эшли
Муниципаль райондла "Халык инвентаризациясе» акциясе эшли. Ул хуҗасыз биналар, буш җир участокларын, шулай ук районның архитектур күренешенә тискәре йогынты ясаучы, санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килүгә ярдәм итүче, тиешсез техник хәлдә булган корылмаларны ачыклауга юнәлдерелгән. Акция вакытында файдаланылмаучы биналар һәм җир участоклары ачыкланды инде. Хәзер халыктан гаризалар кабул итү дәвам итә. "Хуҗасы"...
-
Казан-Кама Тамагы автобуслары расписаниесе
Сөйки-Казан -4.30, 7.15, 16.45 Затон-Казан5.00, 7.45, 10.00, 13.00, 15.00, 17.00 Кама Тамагы-Казан 5.10, 8.00, 10.10, 13.10, 15.10, 17.10 Тәмте-Казан -6.20, 8.45, 11.00, 14.00, 15.50, 18.00 Шеланга-Казан -6.30, 9.00, 11.10, 14.10, 16.00, 18.10 Казан-Сөйки - 9.00, 14.00, 17.00 Казан-Затон -7.15, 9.00, 11.30, 14.00, 17.00, 19.00