26 апрель 2018 яңалыклары
-
Кама Тамагы районы Иске Казиле авылы китапханәсе клуб белән берлектә бөек шагыйрь Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрде + ФОТО
Иске Казиле авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә Габдулла Тукай туган көненә багышланган "Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән музыкаль-әдәби чара үткәрделәр. Чарада мәктәп укучылары Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр,"Кыйбла" кызыксыну клубы катнашучылары җырларын тәкъдим иттеләр.
-
Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узганда 12 кинотамаша булачак
Футбол сөючеләр өчен шәһәр паркларында кино күрсәтеләчәк. (Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Быел футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узган көннәрдә Казанда 12 кинотамаша күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы. Фильмнарны оpen air форматында шәһәрнең ике мәйданчыгында күрсәтәчәкләр. Ачык һавада кино 29 июньдә, 1, 4, 5, 8 һәм 13 июльдә Горький...
-
Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды
Быел Тукай бүләгенә җиде кеше һәм ике коллектив тәкъдим ителгән иде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халкыбызны Тукайның туган көне һәм Туган тел көне белән котлап, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Туган тел көненә багышланган тантаналы чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында бара. Габдулла Тукай...