25 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Бозның факттагы калынлыгы
ГУ мәгълүматларына караганда, 25 ноябрьгә безнең район акваториясендә боз калынлыгы 6-15 сантиметр тирәсендә.
-
Безнекеләр беренче
Бүген "Акчарлак" спорт комплексында быелгы көздә хәрби хезмәткә алынырга тиешле егетләр арасында спортның хәрби-кулланма төрләре буенча республика спартакиадасының беренче зона этабы булды. Ярышларда Тәтеш, Буа, Апас (Кайбыч районы да шунда керә) һәм Кама Тамагы хәрби комиссариатларыннан 10ар кешедән торган дүрт команда катнашты. Призывниклар аркылы борыстан тартылды, 24 кг.лы гер күтәрде,...
-
Хокукый уен
24 ноябрьдә Кама Тамагы урта мәктәбендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Галина Сороковнина һәмЛәйсән Кәримуллина "Россия гражданины" хокукый уены үткәрде.
-
Зират өстен җыештырдылар
Узган ял көнендә Балтач авылында зират өстен чистарту өмәсе булды. Халык күп җыелган иде. Анда олысы да, кечесе дә катнашты. Каты-кураны җыештырдылар, корыган ботакларны кистеләр, чүп-чарны җыештырдылар, карт һәм корыган агачларны кистеләр "Халык бездә актив, тик менә аларны оештыра белергә генә кирәк, - ди җирлек башлыгы Хәниф Гатауллин. - Быел...
-
Олимпиадада җиңделәр
Кирельск төп мәктәбе укучылары Ләйсән Мөхнурова, Алинә Сабирова, Алия Казакова, Наилә Әхмәтова, Гүзәлия Хәмитова (укытучылары Н. Савельева) "Инфорурок" проектының Россия тарихы буенча Халыкара дистанцион олимпиадасында җиңделәр. Алар барысы да дипломнар белән бүләкләнде.
-
Гражданнарны кабул итү
1 декабрьдә 14.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" БПП Иҗтимагый кабул итүендә Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты Валерий Власов һәм муниципаль район Советы рәисе Зөфәр Гарәфиев гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итә. Адресы: Кама Тамагы штп, Карл Маркс урамы, 105 нче йорт, (китапханә бинасы). Алдан язылу 2-17-08 телефоны аша башкарыла.
-
Умартачылар тәҗрибә уртаклаша
Якшәмбе көнне Тәмте мәдәният йорты һәвәскәр умартачыларны җыйды. Чара вакытында күп төрле мәсьәләләр тикшерелде, продукция сату проблемасы күтәрелде һәм башка төр сораулар каралды. Өч сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте, умартачылар эш тәҗрибәләре белән уртаклашты, ахырдан киләсе язда тәҗрибәле умартачылар умарталыгында күчмә практик дәресләр үткәрергә дигән карарга килделәр.
-
Тәмәке тартуның зыяны турында
Тәмте мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре яшьләр өчен Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган "Тәмәке тартуның зыяны турында"гы чара әзерләде. Аларга тәмәке тартуның зыяны турындагы видеофильм күрсәтелде һәм лекция укылды.
-
Мәктәптә кунак булды
Кама Тамагы татар урта мәктәбендә танылган татар юморчысы, җырлар авторы һәм башкаручы, шулай ук "Сабантуй" журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин кунакта булды.