25 октябрь 2015 яңалыклары
-
Ноябрь пенсиясе иртәрәк тапшырылачак
Ноябрьнең беренче атнасында Татарстанда бәйрәм яллары көтелү сәбәпле Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге пенсия тапшыру көннәрен үзгәртергә мәҗбүр булачак. Чәршәмбе, 4 ноябрь - Россиядә Халыклар бердәмлеге көне һәм җомга, 6 ноябрь, - Татарстан Конституциясе көне уңаеннан бәйрәм ялы итеп игълан ителүе почта элемтәсе эш графигын а да тәэсир итми калмый....
-
Роспотребнадзор ның ТР буенча идарәсе кулланучылар хокуклары буенча кайнар линия ачты
Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе финанс хезмәтләр (банк, түләү, иминият хезмәтләре, микрофинанс оешмалары хезмәтләре) күрсәткәндә, кулланучылар хокуклары буенча кайнар линия ачты, дип хәбәр итә ведомство. Республикада яшәүчеләрдән 26-30 октябрьдә 10.00-16.00 сәгатьләрдә (12.00-12.45 сәгатьтә - төшке аш) шалтыратулар кабул ителә. Идарә белгечләренә 8 (917) 224-87-94...
-
Бүген Кама Тамагы районында архитекторлар төркеме эшләгән
Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман җитәкчелегендә төркем безнең паркларны карады. Наталия Фишман Татарстанның зур инфраструктурасын кечкенә, шәхси тормыш белән тутырырга уйлый. Ул республиканың парклар һәм скверлар проектлары, анда халыкны һәм эшмәкәрләрне җәлеп итү, шулай ук аларның эш принциплары белән тыгыз шөгыльләнә.
-
Хатын-кыз йөртүче эзләүдә булган машинада ЮХИДИ хезмәткәрләреннән качып йөргән
Казанның юл-патруль хезмәткәрләре эзләүдә булган кара төстәге Daewoo Nexia атомобилен күреп ала. Ләкин туктыйсы урында, руль артындагы хатын-кыз машинасының газына гына баса. - Әлеге машина эзләүдә иде, - дип аңлатма биргән Казанның ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте полк командиры урынбасары Михаил Савин. - Патрульләштерү вакытында машина күреп алына һәм йөртүчесенә туктарга...
-
Кама Тамагы Ишем авылының хөрмәтле кешеләре турында
Ишемгә соңгы баруыбызда без кибеттә авылның хөрмәтле кешеләре - Әминә Хайруллина, Мөсфирә Зәйнуллина һәм Дилбәр Йосыпованы очраттык. Алар барысы да сугыш чоры балалары. Авыр балачак еллары, сугыштан соңгы чор турында сөйләгез әле дигән үтенечебезгә бик тыйнак булсалар да, каршы килмәделәр. "Ул вакыт ил ни күрсә, без дә шуны күрдек", -...
-
Көз Кама Тамагыннаң китәргә ашыкмый: яңгыр ява
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген һәм киләчәк көннәрне, болытлы һава торышы хакимлек итә. Аерым урыннарда юлларда бозлавык булу ихтималы бар. Көндезге сәгатьләрдә явым-төшем - юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыш тарафтан исә, талгын. Көндезге һава температурасы 1-2 градус җылы булачак.