25 август 2014 яңалыклары
-
Наркотиклар символикасы тыела
Кырык мең сум административ штраф - Яшел Үзән шәһәр суды бер эшмәкәргә наркотик чараларны законсыз рекламалаган һәм пропагандалаган өчен әнә шундый карар чыгарган.Наркоконтрольнең Яшел Үзән МРО хезмәткәрләре Яшел Үзән базарында "реклама" махсус чарасын үткәрү вакытында танылган растаман Боб Марли, киндер яфраклары төшерелгән һәм инглиз телендә язылган сүзләр булган футболкага юлыгалар....
-
Классик ватанында Туфан пьесасы буенча спектакль
Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры безнең районда үзенең гастрольләрен дәвам итә. 23 августта якташыбыз драматург Туфан Миңнуллинның "Нәзер" пьесасы буенча спектакльне олыкарилеләр караса, 24 августта аны келәнчелеләр карады, ә менә Туфан абыйның туган көне - 25 августта аны язучының туган авыл Олы Мәрәтхуҗа халкы яңа мәдәният йортында карады.
-
Аралашу өчен менә дигән мөмкинлек
23 август Мордва Каратае авылында узган концертта күршеләр очрашты - Кирельск авылында яшәүче пенсионер Наҗия Хәлиуллина лаеклы ялга чыкканчы балалар бакчсаында тәрбияче булып эшләгән, Лидия Глонина. Мордва Каратаеннан, 27 ел "Мордва бизәкләре" ансамблен җитәкләгән һәм шушы ук авылдан ике бертуган Нина Чекменева һәм Анна Афимова. "Бездә шундый заманча клуб булуга...
-
Игътибар, балалар!
Агымдагы елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькәчә балалар катнашында 319 ДПТ булган. 11 бала һәлак була, 348се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Әлеге куркыныч саннар артында өлкәннәрнең ваемсызлыгы һәм игътибарсызлыгы, шоферларның җинаятьчел карашы яшеренгән. Ел саен уку елы башында "Игътибар, балалар!" кисәтү операциясе үткәрелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре 20 августтан 20...
-
Уку йортларында финанс грамоталыгы көне
5-6 сентябрьдә ТР белем бирү оешмаларында 9.00дан 15.00 сәгатькә кадәр лекторлар сыйфатында финанс җәмгыятенең абруйлы экспертлары - банк, биржа , брокер, иминләү, аудитор, бәя бирү, инвестиция һәм идарә компанияләре, рейтинг, агетлык, пенсия фонды, салым хезмәте идарәләре, дәүләт финанс оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләрен, шулай ук финанс-икътисад вузлары укытучыларын җәлеп итеп, ачык...