25 июль 2015 яңалыклары
-
Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылар белән киңәшмә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеҗитәкчесе Илфат Вәлиев 23 июльдә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылар һәм 2015 елда сөт юнәлешендәге мини-ферма төзергә теләүчеләр белән киңәшмә үткәрде. Бүген мини-ферма төзү һәм халыктагы терлекләр баш санын саклап калу АПКны үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә куюның төп юнәлешләренең берсе булып кала. Аның максаты...
-
һәр комбайнчы исәптә
Комбайнчы Рөстәм Сәйфиев бөртеклеләрне урып-җыюга беренчеләрдән булып чыкты. 22 июльдә ул Олы Салтык бүлекчәсе басуларында эшләп, 182 центнер ашлык суктырган. 23 июльдә Яңа Сала бүлекчәсендә көзге арыш суктыра иде. Бу көнне ул йөк ташучы машиналар кузовына 356 центнер бодай бушаткан. -Ул язын да яхшы эшләде,- ди Карамал бүлекчәсе җитәкчесе Шамил...
-
Авыл урамнарында
Тәмтедә авыл урамнарында юл өслеге төзелеше тулы көченә бара. Ике километрга сузылган Беренче Май урамы һәрвакыт проблемалы иде. Юл өзеклегендә аннан йөрү үзе бер проблема булды. Хәер, аның янәшәсендәге Татарстан, Мәктәп, Совет урамнарына да акча салымы таләп ителде. - Быел авылның әлеге урамнарын төзекләндерүгә 5600 тонна вак таш салынды,- ди...
-
Шифалы календула
Хәзерге тәҗрибәләр күрсәтүенчә, календула уникаль шифалы биологик матдәләргә бай үсемлек санала. Аеруча чәчәктәге эфир майлары, каротиноид һәм С витаминнары кеше өчен файдалы. Гадәттә, дару чималы итеп календуланың чәчәкләре кулланыла. Ә кайвакыт бөресен һәм яфрагын да файдаланырга мөмкин. Календула төнәтмәсе төрле вак җәрәхәтләрне, бәрелгән, янган, туңган тәнне йогышсызландыручы чара буларак нәтиҗәле...
-
Мамадыш районында зур һәлакәт булды
Кичә иртән Мәскәү - Уфа трассасында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан - дүрт автомобиль бәрелешкән. Беренчел фаразлар буенча, һәлакәт Мамадыш районының Омар авылына борылыш тирәсендә булган. Өч кешенең сәламәтлегенә зыян килүе мәгълүм. Аның берсе - 7 сыйныфта укучы бала. http://matbugat.ru/