25 июль 2014 яңалыклары
-
Җылыту сезонына әзерләнәбез
23 июльдә МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков җылыту сезонына әзерлек хакында комиссия штабы үткәрде. Чанаңны җәйдән әзерлә дигәндәй, мәгариф, мәдәният, медицина учреждениеләренең кышка әзерлеге хакында аларның җитәкчеләре күзәтү ясады. Һәр өлкәдә операторларны укыту хакында сүз барды. «Җылыту системасын опрессовкалауны 1 августка кадәр төгәлләргә, төгәлсезлекләрнең сәбәбен ачыкларга»,-диде Айрат Ринат улы...
-
Идел киңлекләрендә
Җәй көне Идел киңлекләрендә тиз йөрешле судно йөрергә теләүчеләр һәрвакыт җитәрлек. Быелгы навигациядә Казан-Болгар маршрутында ике 240 һәм 249нчы "Метеор" йөри. Казанда сезон башыннан Кама Тамагы пристаненнән 225 кеше, ә Болгардан нигездә туристлык максатында 180 кеше киткән. Пристань җитәкчесе Рөстәм Хәлилов әйтүенчә, теләүчеләр күп, ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен ике судно гына...
-
“Сәләт” III Халыкара белем бирү форумы
"Һәр балага ачылырга, үз-үзен күрсәтергә, сәләтен ачыкларга, үстерергә һәм шул сәләтне нинди дә булса юнәлештә кулланырга ярдәм итәргә кирәк. "Сәләт" оешмасы - Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте юнәлешендә эшләүче иң төп оешмаларның берсе. Ул балаларны, яшьләрне бергә туплаучы, җыючы чара булып тора. 15-20 июльдә Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында яшьләрнең "Сәләт" III Халыкара...
-
Юл да булды
Кыртапа авылына керү юлы да быел яз-көз пычрагына бирешмәячәк, чөнки анда «Вираж» фирмасы юл салган. Иң элек ташлы туфрак, аннан ком һәм аның өстенә вак таш җәелгән. Юл авыл клубына кадәа сузыла.