25 май 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагы Олы Кариле урта мәктәбенең чыгарылыш кичәсеннән мизгелләр
Тагын бер уку елы артта калды. 25 май көнне районның барлык мәктәпләрендә соңгы кынгырау бәйрәме булып узды. Олы Кариле урта мәктәбен быел 11 укучы тәмамлый.
-
“Иске Казан түгәрәк уены“ республика татар фольклоры фестивалендә Кама Тамагы районын “Тау ягы” ансамбле тәкъдим итте
21 майда Биектау районының Шәпше авылында "Иске Казан түгәрәк уены" республика татар фольклоры фестиваленең йомгаклау туры булды. Фестивальдә катнашучылар һәм авыл халкы өчен оештыручылар бәйрәм концерты әзерләгәннәр иде. Фестиваль милли мәдәни кыйммәтләрне саклауга юнәлдерелгән, Татарстан Республикасы өчен өстенлекле мәгънәгә ия, чөнки ул республиканың мәдәни мирасы белән танышуны тәэмин итә, дәүләт...
-
Кама Тамагы музей фонды тулылана
Музей директоры Рәсимә Идиятова сүзләре буенча, ел саен фонд 100дән артык экспонатка тулылана. Бирегә килүчеләрнең күбесендә музей белән танышканнан соң кызыксыну барлыкка килә һәм алар үзләре дә музейга нинди дә булса бүләк китерә. Ел саен без кирәкмәгән күпме артык әйберне кызганмыйча чыгарып ташлыйбыз. Ә бит аларның теләсә кайсы музей коллекциясендә...
-
Үзсалымда олыбортаслылар каматамагылыларга үрнәк күрсәтә
Гражданнарның ирекле салым программасы ничек тормышка ашырылуы турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Дмитрий Юманов сөйли. - Гражданнарның референдумнарда кабул иткән карарлары буенча районда 4337800 сум акча җыелырга тиеш. Бүгенге көндә район халкы тарафыннан 1632500 сум җыелган. Үзсалым буенча иң яхшы күрсәткечләр 4 җирлектә - Олы...
-
Бүген Кама Тамагы районның барлык мәктәпләрендә традицион бәйрәм – “Соңгы кыңгырау” уза
Быел районда 11 сыйныфны 89 укучы тәмамлый. Алар өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлады, ул аларны зур тормышка озатачак. Алда - имтиханнар, җаваплы чор.