25 май 2015 яңалыклары
-
Торт пешерү осталары өчен
Районыбызда тортлар - чын дизайнерлык әсәрләре булдыручы осталар пәйдә булды. Торт кыйммәткә төшә, әм енә Никольское ярминкәсендә прәннек формасындагы шундый ук ризыклар тәкъдим иттеләр. Аларны бик тиз алып бетерделәр. Һәрберсе кечкенә сәнгать әсәре иде.
-
Декрет ялында утырганда хатын-кызга нишләргә?
Татьяна хәзерег вакытта өченче баласы белән декрет ялында утыра. Эшсез утыра, веноклар үрә. Ә Гүзәл бижутерия ясый, Катерина киез итекләр бизи. Ольга курчаклар ясый. Надежда бизәкле билбаулар тукый. Аңардан әлеге эш өчен җайланма сатып алырга була. Гомумән алганда, һәркем күңеленә ошаган эш таба ала. Иренмә генә, интернеттан нәрчсә генә табарга...
-
Сөйкилеләр игътибарына
Сөйки мәктәбенең гипстан сувенирлар әзерләү тәҗрибәсе бар. Аңардан тагын нәрсә эшләргә була?! Осталар катлаулы сыннар ясап, аны буямыйча гына, кешеләрүз фантазияләрен җигерлек итеп сатыла. Тагын әле элмәле, матур декорлы яссы балыклар ошады. Биредә үк кысаларга куелган зур чәчәкләр дә бар.
-
Бизнес өчен идея
Тиздән Сабантуй. Һәрвакыттагыча эшмәкәләр үз рәтләрен ачачак. Кемдер бәйрәм кунаклары сыйласа кемдер балаларны уенчык белән җәлеп итәчәк, кемдер сувенирлар тәкъдим итәчәк. Никольское авылына "Каравон" фестиваленә бару эшмәкәрләребезне кызыклы тәкъдимнәр белән чагыштырып карарга мөмкинлек бирде.