25 февраль 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагы урта мәктәбе укытучысы Татьяна Гращенкова “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеменә лаек булды
Педагогка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов муниципаль район Советы утырышында күкрәк билгесе тапшырды.
-
24 февральдә район мәдәният йортында өченче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль район Советының җиденче утырышы булды
Анда районның 2015 елдагы социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар ясалды. Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Юрий Камалтынов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, ТР буенча Россия МЧСның баш идарәсе җитәкчесе, ТРның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр Рафис Хәбибуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов,...
-
24 февральдә Кама Тамагы төзелеш гипсы заводының беренче чираты ачылды (фото)
Хәтта гипс ташы яндыру буенча кечкенә цехлар булдыру тәҗрибәсе дә булды. Әмма 2008 елгы кризис бу юнәлештә үсәргә мөмкинлек бирмәде. Шулай да һәр нәрсәнең үз вакыты була. 2013 ел көзендә элекке СХТ территориясендә булачак завод фундаменты салынды. Бу өстенлекле инвестицион проект дип табылды һәм Татарстан Республикасы инвестицион меморандумына кертелде. Проект...
-
Кама Тамагы районы Иске Казиле авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә "Егет көче" дип исемләнгән кичә булып узды (фото)
Кичәне мәдәният йорты мөдире Аскарова Тәслимә шигырь юллары белән ир-егетләребене котлап башлап җибәрде һәм бәйрәм матур җырлар, шигырьләр белән үрелеп дәвам итте. Икенче өлешендә ир-егетләрне уңганлыкта-булганлыкта, тапкырлыкта сынадык. Егетләр төрле ярышларда катнаштылар, берсе дә сынатмады. Бәйгедән соң кичә биюләр белән дәвам итте. Кичәдән һәркем кәнагәть калды.