25 февраль 2014 яңалыклары
-
Хәтер вахтасы
2014 елның 9 маеннан 2015 елның 9 маена кадәр Татарстан Республикасында «Хәтер Вахтасы» үткәреләчәк. Ел дәвамында республика шәһәрләре һәм районнарында икенче Бөтендөнья сугышы елларында һаләк булган татарстанлылар хөрмәтенә 350 мең агач утыртылачак. Тагын 378 агач Казан шәһәренең Җиңү паркында Татарстаннан чыккан Советлар Союзы геройлары хөрмәтенә утыртылачак.
-
Җиңүнең 70 еллыгына
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү кысаларында районда хәрби-патриотик юнәлештәге кайбер чаралар үткәрелде. Pайон мәдәният йортында «Сугыш чоры җырлары» район конкурсында җиңүчеләрнең гала-концерты булды. Анда сугыш һәм сугыштан соңгы популяр булган җырлар яңгырады.
-
Грант оттылар
Узган ел "Богородский рай" КЦСОН ТРда "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды һәм "РИТЭК" ААҖ үткәргән социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашты. Безнең үзәк өлкән яшьтәгеләрне компьютер грамоталыгына өйрәтүгә юнәлдерелгән "Гомер буе белем алабыз" проектында "Мәдәният һәм спорт" номинациясендә диплом белән бүләкләнде. КЦСОН проектны киләчәктә дәвам итү өчен оргтехника алуга 100 мең сум...
-
Музейда очрашу
Pайон туган якны өйрәнү музеенда Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Әфган сугышчылары белән очрашты. Чарада районның хәрби комиссары Дамир Сергеев, Кама Тамагы штп вәкилләре Нияз Камалиев һәм Ольга Шалдыбина, сугышчы-интернационалист Александр Липатовның әнисе катнашты. Ул очрашуга улының сугышта алган бүләкләрен, Александр һәм аның иптәшләренең хәрби...
-
Башлык кубогына
Кама Тамагы җыелма командасы Кайбыч районы башлыгы кубогына алкалы хоккей турнирында катнашты. Турнирда Чувашиянең Батыр районы, Кама Тамагы командалары һәм Кайбычтан ике команда көч сынашты. Безнең хоккейчыларыбыз хуҗаларга гына оттырып, финалда II урын яулады.
-
Депутат призына турнир
Кама Тамагының Келәнче төп мәктәбе базасында олы яшьтәге мәктәп укучылары арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына алкалы хоккей турниры булды. Әлеге турнир районда унынчы тапкыр үткәрелде. Бирегә Кама Тамагы, Олы Кариле, Тәмте, Келәнче, Иске Казиле, Олы Салтык мәктәпләреннән алты команда килде. Уен киеренке һәм мавыктыргыч булды. Һава шартларының...
-
Омтылырлык максатыбыз бар
Сочидагы Олимпия уеннарына кызыгып, районыбыз егет-кызлары XXVIII кышкы спорт уеннарында актив катнашты. «Акчарлак» спорт комплексының зур залында командалар иңгә-иң тезелеп баскан. барлык егерме җирлек үз командаларын чыгарган иде. Уеннарны муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин ачты. Ул спортчыларга спортның сайлап алган төрләрендә уңышлар теләде. «Бүген көчле, матур булу, уңышларга ирешү...