24 декабрь 2013 яңалыклары
-
Якташыбыз кичәсе
Җырчы, язучы, шагыйрьләребезне исән чакта танып белик, дип юкка әйтмиләр. Шагыйрь якташыбыз Хәмид Вәлидинең тууына 75 ел тулу уңаеннан аның туган авылы Олы Карамал китапханәсендә 27 декабрьдә 10.00 сәгатьтә әдәби-кичә үткәрелә.
-
Махсус тукталыш
ЭЭМ «Югары Ослан» муниципаль районара полиция бүлегенең Кама Тамагы бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, декабрь аеннан эчке эшләр органнарында тоткарланган транспорт чараларын вакытлыча тоту урыны якын-тирә муниципаль районнардагы махсус тукталышларга куела (Тәтеш, Апас, Югары Ослан районнарына). Машиналар эвакуаторлар белән күчерелә. Бу республикада БДД ААҖның махсус тукталышлар санын оптимальләштерү белән бәйле.
-
Яшьләр фәнни эзләнүдә
Районыбызның гомумбелем бирү мәктәбе укучылары төрле республика конкурсларында катнашып призлы урыннар ала. Рудник урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Эльвина Биккенина (җитәкчесе- Гөлүсә Хәсәнова) Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән "Яшьләр фәнни эзләнүдә" дип исемләнгән фәнни тикшеренү эшләренең республика конкурсы финалында катнашты.
-
«Чыршы» операциясе
Ел саен Яңа ел көннәрендә халыкта бәйрәмгә чыршыны кайдан алырга икән дигән сорау туа. «Чыршы» операциясе кысаларында 20-31 декабрьдә чыршы һәм наратларны законсыз кисү фактларын ачу һәм контроль гамәлгә ашырыла.
-
Полиция Кыш бабае
16 декабрьдән киләсе елның 7 гыйнварына кадәр «Полиция Кыш бабае» күпбалалы һәм социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә булып, бәйрәм күчтәнәчләре тапшырачак.
-
Аерым режим кертелә
ТР Президенты Фәрманы нигезендә агымдагы елның 15 декабреннән киләсе елның 1 февраленә кадәр республика, шул исәптән район территориясендә янгынга каршы аерым режим билгеләнә. Сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары чикләреннән 1000 метр аралыкта урнашкан территорияләрдә, торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы объектлары чикләреннән 300 метр аралыкта урнашкан ягулык-энергетика комплекслары территориясендә, кешеләр күп була торган...
-
Кагыйдәләр һәркем өчен
2013 елның декабре боз өстендә балык тотарга яратучылар өчен тыюлык территорияләрендә саклау һәм үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүгә экологик контроль чараларын катыландыру белән билгеләп үтелде. Автоһәвәскәр балык тотучыларны тәртипкә өйрәтү җиңел түгел. "Долгая поляна" ГПКЗ директоры Василий Никитин атна саен тыюлык территориясенә керү урынында кизү тора. Әлеге яңалык һәркемнең дә күңеленә...
-
Хезмәт ияләре хокукын яклап
20 декабрьдә районыбызда ТР профсоюзлар федерациясе көне үткәрелде. анда ФПРТ вәкилләре, муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, районның профсоюз активы, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, юридик, кадрлар хезмәте һәм хезмәтне саклау белгечләре катнашты. Федерация рәисе урынбасары Татьяна Васильева чараны ачып, хәзерге этапта ТР профсоюзлар федерациясе эшчәнлеге турында сөйләде һәм кыскача гына Татарстан...