24 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Иркә сәхнәдән китәргә уйлыймы?!
Эстраданың танылган җырчысы Иркәнең "Вконтакте" челтәрендә әллә ничә ялган бите һәм төркеме булса да, бары тик бер генә официаль төркеме бар иде. Анда җырчының иҗатындагы һәм шәхси тормышындагы иң кайнар яңалыклары белән танышып булды. Әмма Иркәнең теләге буенча ул төркемне япканнар. Җырчының иҗатына үлеп гашыйк булучылар тәмам борчылып, безгә мөрәҗәгать...
-
Кама Тамагы-Апас юлы участогында юл билгеләре юкка чыккан
Юлчылар гаҗәп күренеш турында хәбәр итте: ноябрь аенда Кама Тамагы- Апас юлы участогында авылларга керү борылышларында урнаштырылган юл билгеләре юкка чыккан. Барысы 12 юл билгесен кисеп алганнар. Юл идарәсе җитәкчесе Рамил Ганьятуллин әйткәнчә, юл хәрәкәте аеруча бу юллардан еш йөрмәүчеләр өчен куркынычсыз түгел. Барысы 70 мең сумга якын материаль зыян...
-
“Кама Тамагы” агрофирмасының Карамал бүлекчәсендә техника ремонтлау эше бара
Тик авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше ел әйләнәсе дәвам итә. Көзге-кышкы чорны техника ремонтлауга бәйләп юкка гына кызу эш вакыты дип әйтмиләр. Бүген "Кама Тамагы" агрофирмасының Карамал бүлекчәсендә техника ремонтлау, аны әзерлек сызыгына кую эше бара. Бу эшкә 8 механизатор җәлеп ителгән. Фәрит Зәйнуллин, Рөстәм Дәүләтшин культиваторлар төзекләндерү белән мәшгуль, Айдар...
-
Кама Тамагы районы Иске Барыш авылы халкы тарихларын барлый
Иске Барыш авылында яшәүче ТИҮ рәисе Рәүф Йосыпов редакциягә кереп, үзенең планнары белән уртаклашты. - Без "В контакте" социаль челтәрендә Иске Барыш группасы булдырып, авылдашларга авылны сурәтләгән элекке фоторәсемнәр күчермәсе, авылдашларның истәлекләре, элеккеге документлар бирүләрен үтенеп мөрәҗәгать иттек. Район газетасы һәм республика матбугатыннан мин авыл һәм анда яшәүчеләр турында язылган...
-
Кама Тамагында “Бизнес-десант” семинары узачак
Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы "Бизнес-десант" дип аталучы белем арттыру семинарлары үткәрә. Семинарда катнашучыларга кыска вакыт эчендә яңа бизнес юнәлеше башлап җибәрергә ярдәм итүче, әзер документ комплектларына урнаштырылган бушлай әзер бизнес-идеяләр тәкъдим ителә. Кама Тамагы территориясендә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләрне һәм эшмәкәр булырга теләүче гражданнарны семинарда катнашырга чакырабыз. Семинар 27 ноябрьдә...
-
Каматамагылыларга коммуналь бурычларны барыбер түләргә туры киләчәк
Бүген районда яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 4 млн.сумнан артып киткән. Шул ук вакытта сентябрь өчен агымдагы түләүләрнең өчтән бере генә җыелган, димәк, бурыч тагын да үскән. Пәнҗешәмбе көнне эшче комиссиянең чираттагы утырышы үткәрелде, анда коммуналь хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре, өч шәһәр җирлеге башлыгы, суд приставлары һәм башка кызыксынган кешеләр...