24 октябрь 2015 яңалыклары
-
Кама Тамагының танылган драматург Туфан Миңнуллинның бюстын ясаган сынчы күргәзмә ача
2 ноябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендәге Сәнгать академиясенең Италия залында милләттәшебез, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Сәнгать академиясенең гипс-форма остаханәсе сәнгать җитәкчесе Винера Абдуллинаның шәхси күргәзмәсе ачыла. Винера Абдуллина гади татар гаиләсеннән, 1965 елда Ленинградта туган. Әнисе - Түбән Новгород, әтисе Башкортстан ягыннан. Сәнгать мәктәбен бетергәч, ул берничә ел рәттән Е.И.Репин институтына...
-
Хәния Фәрхи туган көнен Мәскәүдә бәйрәм итә
1 ноябрьдә Татарстанның халык артисткасы, 30 ел татар эстрадасы сәхнәсеннән төшмәгән Хәния Фәрхи үзенең 55 яшьлек юбилеен илнең төп сәхнәсендә - Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда бәйрәм итәчәк. Зур бәйрәм концертында танылган артистлар һәм шулай ук яшь җырчылар катнашачак. Хәния Фәрхине Россиянең халык артисты Александр Серов, Татарстанның атказанган артисты Бари Алибасов...
-
Кама Тамагында "Идел таңнары "газетасы призына футбол турниры үткәрелде
24 октябрьдә "Акчарлак" спорт -сәламәтләндерү комплексында быел 18 нче тапкыр "Идел таңнары" газетасы призына футбол турниры үткәрелде. Анда Тәтеш, Буа һәм безнең район командалары ярышты. Башка еллардан аермалы буларак бу юлы ветеран футболчылар чакырылган иде. Һәм алар бина эчендә уйнадылар. Беренче урынга Буа спортчылары лаек булды. Икенче урында - каматамагылылар,...
-
Наталья Чередилина - Сөйки сөтчелек комплексының оста белгече
Наталья Чередилина 10 елдан бирле Сөйки сөтчелек комплексында ясалма орлыкландыру буенча белгеч булып эшли. Бу эшкә остазларымнан, төрле курсларда өйрәндем, - ди Наталья Александровна. - Заманында комплекс мөдире Гатауллин мине Лаешка укырга җибәрде, аннары Биектауда һәм Казанда курслар үттем. Хәзер төп ярдәмчем һәм кинәшчем - Алмазбәк Матабаров. Рушания Хәсәнова һәм...
-
Филүс Каһировны һәр концертта микрофонсыз җырлата башлаганнар
Хөр тавышка сусаган тамашачы җырчыдан еш кына а капелла җырлавын сорый, ягъни музыкаль уен коралларсыз гына. Бу күренеш татарда да, руста да, дөнья җыр сәнгатендә дә киң таралган. Филүс исә бу юнәлештә тагын да ераккарак киткән - уен коралына кушылу түгел, кулына микрофон да алып тормый ул хәзер. Бу көннәрдә...
-
Кама Тамагы ветераннар советын кем җитәкләр
2 ноябрьдә үзәк район китапханәсендә сугыш, хезмәт ветераннары һәм пенсионерлар конференциясе узачак. Төп мәсьәлә - район ветераннар советы рәисен сайлау. Бу урынга кандидатлар тәкъдим итү муниципаль район Советы оештыру бүлегенә 2-10-88, 2-18-44 телефоннары буенча кабул ителә.
-
Казан ветеринария академиясе ректорын үз йортында кулга алдылар
Татарстанда полиция хезмәткәрләре үз йортында Казан ветеринария академиясе ректоры Галимҗан Кәбировны кулга алды. Ул вәкаләтләреннән явызларча файдалануда гаепләнә. Ректор йортында вуз өчен сатып алынган күзәтү камералары урнаштырган. Җитәкчегә карата җинаять эше кузгатылды. Галимҗан Кәбиров 2012 елның 19 июлендә академиягә 100 мең сумлык видеокүзәтү системасы сатып алу турында бер предприятие белән...