24 октябрь 2014 яңалыклары
-
Безнең акваториядә ике судно бәрелеште
Бүген иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә Татарстанда Россия МЧС Кама Тамагы акваториясендә ике судно -"Булгар" земснаряд һәм "Алтай" сухогрузы бәрелшүе хакында хәбәр итте. Бәрелешү нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зыян күргән экипаж әгъзалары һәм судноларга зыян килмәгән. Әлеге факт буенча тикшерү эше башланды.
-
Солдат каберендә булдылар
24 октябрь Балтач авылы зиратында 30 ел элек әфган сугышында һәлак булган Марс Нуретдиновның кабере янына сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рамил Кәримов җитәкчелегендә район әфганчылары килде. Район хәрби комиссари подполковник Дамир Сергеев Куйбышев Затон кадет мәктәбе һәм Олы Кариле мәктәбе укучылары белән берлектә солдат каберенә венок куйды. Авылның имам-хатыйбы Нияз Вафин...
-
Яшь янгынчылар дружинасы
Ирекле янгын сүндерүчеләрне өйрәтү һәм һөнәри агитация максатында "Яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы"ның шәхси составы өчен күптән түгел генә эшли башлаган Сөйки янгын депосының яңа бинасына сәяхәт оештырылды. ОППС җитәкчесе Радик Әхмәтҗанов депога сәяхәт үткәрде, янгын сүндерүчеләр командасы белән таныштырды, янгын сүндерү машинасын күрсәтте. Янгын сүндерүчеләрне киендерү конкурсы иң кызыклысы булды....
-
Сәгать уклары күчерергә онытмагыз
26 октябрьдә төнге сәгать 2дә сәгать укларын бер сәгать артка күчерәбез, шулай итеп "кышкы вакытка" күчәбез. Россия законы нигезендә киләчәктә сәгать укларын сезонлы күчерү каралмаган. Татарстан федерациянең 52 субъекты арасында 2нче вакыт зонасына керә - 11дән иң зурысы (Мәскәү вакыты). "Кышкы вакытка" күчү белән электр энергиясен исәпкә алуның күп функцияле,...
-
Кечкенәдән чыныгабыз
Балалар бакчасында даими күнегүләр бала үсешендә мөһим роль уйный. Үсә баруның һәр этабында бала кызыклы әйберләр белән таныша. Массаж келәмнәрен кышын да, җәен дә кулланырга мөмкин. "Гофр" массаж келәмендә йөрү нәниләрнең аягын ныгыта, "аю табан" булдырмауны кисәтә.
-
Ничек ял итәбез
Татарстан халкын 4 көнлек ноябрь бәйрәмнәре көтә. Моннан тыш, татарстанлылар башка төбәкләргә караганда бер көн артык ял итәчәк, чөнки 6 ноябрьдә ТР Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шулай итеп, Татарстанда 2014 елда 1, 2, 3 ноябрь ял көннәре, ә 4 һәм 6 ноябрь - эш көне булмаган бәйрәм көннәре.
-
Боз өстендә сак булыгыз!
Мәктәпләрдә көзге каникул алдыннан сыйныф сәгатьләрендә "Боз өстендә сак булыгыз!" акциясе кысаларында укучылар белән инструктаж үткәрелә. Чираттагы чара кичә Кирельск төп мәктәбендә булды.
-
“Зирәк тиен” конкурсы
Агымдагы елның язында Кирельск мәктәбе укучылары Бөтенроссия "Зирәк тиен" конкурс-уенында катнашты. Конкурс йомгаклары буенча 2 сыйныф укучысы Анжелика Щукина һәм 3 сыйныф укучысы Венера Хәмидуллина җиңүчеләр рәтенә керде. Алар компаниядән кыйммәтле бүләкләр алды.
-
Көз матурлыклары
Район үзәгендәге "Салават күпере" балалар бакчасының урта, өлкән, әзерлек төркеме балалары көз темасына рәсемнәре ясый, ата-аналары белән берлектә яшелчә, җиләк-җимеш һәм яфраклардан эшләнмәләр әзерлиләр, әтиләре белән кошлар өчен җимлекләр ясый. Һәр эшнең үзенчәлеге бар. Аннары барлык эшләргә йомгак ясала, актив ата-аналарга юалалар бакчасы хакимиятенең рәхмәт хатлары тапшыра.
-
Исемең нәрсә аңлата?
Кичә Затон поселок китапханәсендә 4 сыйныф укучылары өчен шундый исем астында рус исемнәренең килеп чыгышы тарихы турында фольклор сәгате үткәрелде. Укучылар күп кенәк ызыклы һәм яңалык белде, теләп викторинада катнашты.