24 октябрь 2013 яңалыклары
-
Демография – саннарда
Tугыз айда районда узган ел белән чагыштырганда вафат булучылар туучылар санын ике тапкырга артып киткән. МР башкарма комитетының ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елда 223 кеше вафат булган, 128 бала дөньяга аваз салган. Узган елның шул чорында вафат булучылар саны туучылардан артып киткән: үлем турында 186 таныклык, туу турында 96...
-
Армия сафлары тулылана
РФ Президентының "Россия Федерациясе гражданнарын 2013 елның октябрь-декабрендә хәрби хезмәткә алу һәм хәрби хезмәт үткән гражданнарны хәрби хезмәттән азат итү турында"гы 2013 елның 26 сентябрендәге 732нче фәрманы нигезендә көзге чакырылыш үткәрелә. Республика чакыру комиссиясе утырышында белгеләп үтелгәнчә, быелгы чакырылышның үзенчәлеге шунда - билгеләнгән йөкләмәне вакытында, сыйфатлы һәм сан ягыннан үтәргә...
-
Авыл кешеләре яхшы тормышка лаек
22 октябрьдә Олы Карамал авыл җирлегендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында чираттагы утырыш үткәрелде. Ул җирлек башлыгы Эдуард Байдамшинның 2013 елның 9 аенда башкарылган эш турындагы чыгышы белән башланып китте. Авылны төзекләндерү, санитар чистарту буенча экологик өмәләр оешкан төстә үткән, җирлек башлыгы авыл халкына мәчет төзелешенә керткән финанс һәм...
-
Җир законына үзгәрешләргә аңлатма
Район прокуратурасына кергән гражданнар мөрәҗәгатьләренә анализ һәм гомумиләштерү шуны күрсәтте: агымдагы елның узган чорында район прокуратурасы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир өлеше алу мәсьәләсе буенча гражданнарның 2 мөрәҗәгатен тикшерде. Әлеге мөрәҗәгатьләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча район судына Россия Федерациясе Гражданлык-процессуаль кодексының 45 маддәсе нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир өлешен милеккә...
-
Алар моңа лаек
Халикова Хәлимә Мөбәрәкҗан кызы 1923 елның 20 октябрендә Тәмте (Кама Тамагы) Каратал авылында туган. Башлангыч дүртьеллык белемне Каратал башлангыч мәктәбендә ала. Шуннан 18 яшенә кадәр колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Сугыш вакытында авылда калган хатын-кызлар белән беррәттән ил өчен хезмәт иткән, окоп казуда да булган. Сугыштан соң, кулына паспорт алгач, Казанга...
-
Иҗат уты сүнмәсен
Күренекле язучы Әмирхан Еники "кулына каләм алган баладан да нурлырак бала юктыр", дигән. Яшь чакта кем кулына каләм алмаган да, шигырь-хикәя, һич тә югы мәкалә язып карамаган яки редакциягә юллаган язмасының гәҗиттә басылып чыгу шатлыгын татымаган икән? Кайбер каләм тибрәтүчеләр өчен бу вакытлы гына мавыгу булса, күпләр алга таба да...
-
Абдулла Алишка 105 ел
А. Алиш дөньяда аз гына яшәсә дә, үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь хезмәте, кешеләрне, балаларны, гомумән, тормышны яратуы, ялкынлы хезмәт дәрте белән кешеләр күңеленә нык кереп калды. Еллар узган саен, ул безгә якынрак була бара. А. Алиш балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертте. Ул балалар өчен күп кенә хикәяләр, әкиятләр,...
-
Язга әзерләнәбез
Узган сишәмбедә районның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлауга әзерлек буенча үзара тикшерү үткәрелде. Комиссия составына "Ак Барс" агрохолдингы инженер-техник бүлеге баш белгече Рәмис Хәсәнов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство маркетинг бүлеге консультанты Илнар Исмәгыйлев, "Кама Тамагы" АХП, Олы Кариле һәм Ленин исемендәге...