24 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Казанда корбан сарыгы хуҗасыннан качкан (ВИДЕО)
Интернетта Казан автомобилистларының хуҗасыннан качкан корбан сарыгын куулары төшерелгән видео пәйда булды, дип яза "Вечерняя Казань". Видеода, бичара сарыкны тотарга теләп, Ямашев проспекты буеча барулары күренә. Видеоязма авторы роликны: "Сарык та яшәргә тели! Казанда Корбан бәйрәме белән!"- дип исемләгән. http://Матбугат.ру
-
Динә Гарипова туй күлмәгендә Кубада төшкән ФОТОларын күрсәтте
Август башында Динә кияүгә чыкты. Яшертен генә туй оештырып, журналистлардан качып та йөрде. Шушы көннәрдә ул "Тыныч гаилә бәйрәме үткәрергә теләдем. Бәхетем турында бөтен дөньяга кычкырасым килмәде", дип язды. Ширбәт аен яшьләр Кубада уздырган. Кубадагы фотосессия фотоларын Динә үзе интернетка куйган. http://matbugat.ru
-
Татарстан егете армиядә һәлак булган
Цинк табутта кайткан 20 яшьлек Никита Павловны Тукай районы Бәтке авылында җирләгәннәр. Никита Павлов тумышы белән Яр Чаллы шәһәре егете. Алар гаиләләре белән ике ел элек Бәтке авылына күченеп киләләр. Бәтке авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычев сүзләренә караганда, Павловлар гаиләсе бик тыныч, сабыр холыклылар. Никитадан башка тагын мәктәп яшендәге малайлары...
-
Яшел Үзән районында аю күлгә коенырга килгән
Яшел Үзән районының Ильинко авылындагы күл буенда, көтмәгәндә, балыкчыларның котын алып, аю килеп чыга. Курыккан балыкчылар качкан арада аю тыныч кына күлдә чыпырдый башлый. Үз эшен тәмамлагач, аю китеп югала. Моңа кадәр Яшел Үзән районы белән Марий Эл Республикасы чигендә аю гөмбә җыючыларга ташланган иде, дип кисәтә Яшел Үзән җирле...
-
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгате
Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм! Бу изге көннәрдә барлык мәчетләрдә дин кардәшләребез тынычлыкка, тәүбәгә һәм мәрхәмәткә өндәп Аллаһыга ялвара. Барчабыз да ихластан китергән корбаныбыз кабул ителсен, йөрәктән чыккан сүзләребез бөек Аллаһ тарафыннан ишетелсен дип тели. Барлык дөнья диннәре өчен уртак булган игелек, мәхәббәт...
-
Корбан гаете мөбарәк булсын
Хөрмәтле райондашларыбыз! Сезне ихластан иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйбыз. Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска,...
-
Багана да юк, бала да
Балык Бистәсе районының Биектау авылында булган фаҗига бөтен республиканы тетрәндерде. Сабан туеннан калган авыш багана өстеннән егылып төшкән 11 яшьлек Инсафның әти-әнисен юатыр сүз дә табып булмый. Инсафны туганнары бик сагына. -Бик шук малай иде ул. Ут борчасы булды. Кушкан эшне шалт итеп эшләп куя. Әле бит фаҗига булыр алдыннан...