24 август 2016 яңалыклары
-
27 августта Кама Тамагы районы мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта поселок көне үткәрелә. Программа
Бәйрәм сәгать 13.00дә алдынгыларны бүләкләү, паспортлар тапшыру белән башланып китә. Биредә үк "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе буенча укучыларга букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары таратылачак. Сәгать 14.00дә Олы Кариле мәдәният йортына Сабир Өметбаев исеме бирү турында сертификат тапшырылачак һәм бәйрәмне Түбән Кама Дәүләт драма театры спектакле дәвам итәчәк. Сәгать 15.25тә -...
-
Кама Тамагы районы Иске Казиле авылында мини-футбол буенча турнир үткәрелде
- Турнирда барлыгы 12 команда катнашты, - ди яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек җитәкчесе Елена Гимадеева.- Ярышка Кама Тамагыннан 3 команда, Куйбышев Затон һәм Караталдан 2 команда, Тенеш, Иске Барыш, Сөйки,Иске Казиле һәм Көрәледән берәр команда килгән иде. Спортчыларны башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов сәламләде. Ул аларга күтәренке кәеф...
-
22 августта Кама Тамагы районы Келәнче авыл җирлегендә чираттагы җыелыш булып узды
Узган этап өчен отчет биргәндә авыл җирлеге башлыгы Дамир Кадыйров алга куелган бурычларның үтәлү барышын анализлады. Авылда юл төзелеше өчен барлыгы 1434 тонна - 1085720 сумлык вак таш кайтартылган, 2,1 км.юл төзекләндерелгән. Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, МР башлыгы Павел Лоханов һәм МЧС ярдәме белән ЗИЛ-131 маркалы яңа янгын сүндерү...
-
Быел Кама Тамагы районы үзәгендә урнашкан Җәмигъ мәчетендә 15 бала дин сабаклары алды фото
Район үзәгендә урнашкан мәһабәт Җәмигъ мәчете ачылган көннән алып күпләр өчен башлангыч дин сабаклары алу, дөрес итеп, тәҗвид белән Коръән сүрәләре һәм аятьләре, җомга намазлары уку, олуг дини бәйрәмнәребезне билгеләп үтү өчен хезмәт итә. Әлхәмдүлилләһи шөкер, Аллаһы кушканны үтәп яшим дисәң, менә дигән мөмкинлек. Бүген яшим дип хезмәт ит, иртәгә...