24 август 2015 яңалыклары
-
Казанда хәрбиләр утырган йөк машинасы капланган (ВИДЕО)
Кичә Казанда Павлюхин-Назарбаев урамнары чатында арбасына хәрбиләр утырган йөк машинасы капланган. Чатта «Ford Fusion» җиңел машинасы зур тизлек белән йөк машинасына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә хәрбиләр утырган йөк машинасы капланган. Зыян күрүчеләр бар. http://matbugat.ru/
-
Дмитрий Киселев: «Казан – кәнфит инде ул ...һәм Париждан матуррак»
«Казан хәзер Берлиннан яки Париждан да матуррак. Күгәрек белән капланган Варшава турында әйтеп тә тормыйм инде. Киевта яшәүче берәр кеше беренче тапкыр Европага эләккәч, сокланачак, күңеле нечкәрәчәк, буй җитмәслекне аңлап, елаячак. Казан кешесе җилкәләрен генә җыерачак. Казан үзәге - нигездә, борынгы тарихи биналар: купецлар утарлары, йортлар - алар барысы да...
-
Татарстанда самолет юл һәлакәтенә очраган (ФОТО)
М7 трассасында "Бигеш" аэропортыннан Лаеш районына баручы ЯК-40 самолеты юл һәлакәтенә очраган. Аны йөк машинасына төяп алып бара торган булганнар. Алабуга районында Мортыга борылышта арбадагы канатлар ишелеп төшеп, юл кырыенда коймага бәрелгән, самолет ычкынып, кюветка төшеп киткән. Нәтиҗәдә беркем дә зыян күрмәгән. http://matbugat.ru/
-
22 август Дәүләт флагы көнендә Кама Тамагының ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә + ФОТО
2015 елның 22 август Дәүләт флагы көнендә Кама Тамагының ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә Булат һәм Альмира Мингазовлар, Иван һәм Светлана Антоновлар никахы рәсмиләштерелде. ГХАТ булеге җитәкчесе Елена Халикова барлык кунакларны һәм яшь гаиләләрне Дәүләт флагы көне һәм гаилә төзү көне белән котлады. Аларга никахлашу таныклыклары тапшырылды.. Киләчәктә аларга ак бәхетләр...