24 август 2014 яңалыклары
-
Тәҗрибәсе җитәрлек
Быел районда бөртеклеләрне урып-җыюда "Кама Тамагы" АХПның тәҗрибәле комбайнчысы Дамир Заһидуллин алдынгыларның берсе булып тора. Ул комбайнда өченче дистәсен эшли. Дон-1500 комбайнында эшләгәндә үк призлы урыннар яулый. Хәзер ул Нью Холландта эшли. Дамир Сәләх улы быелгы урак вакытында яхшы эше өчен берничә тапкыр район премиясенә лаек булды.
-
Төп педсовет
Быел укытучыларның август киңәшмәсендә "Районда белем бирү системасын үстерүдә заманча тенденция" төп тема булды. Узган пәнҗешәмбедә пленар утырышта укытучылар яңа уку елына төп бурычлар билгеләде. Конференциянең өченче эш көнендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова, КФУның филология һәм психология институтлары директорлары Рәдиф Җамалетдинов һәм Айдар...