24 март 2015 яңалыклары
-
Халык рәхмәте медале
Сугыш ветераннары һәм тыл эшчәннәренә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә юбилей медальләре тапшыру Балтач авылында да булды. Алар бездә 14 кеше. Алдан һәрберсен олылап чакырдык. Билгеләнгән вакытка чәчләренә чал кергән, озын авыр тормыш сынауларын узган тыл эшчәннәре авыл клубына җыелдылар. Кызганычка каршы барысы да килә алмады. Тантананы Балтач авыл җирлеге...
-
Үзсалымга – «әйе»
Бүген Татарстанда һәм безнең районда күпсанлы уникаль социаль проектлар һәм башлангычлар эшли. Президент һәм хакимият өчен, шул исәптән урыннарда, халыкның аларны гамәлгә куюга мөнәсәбәте булу, һәркемнең ваемсыз булмавы мөһим. 2013 елдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә җирле территорияләрне үстерү проектларын республика бюджетыннан финанслау программасы гамәлгә куела. Программа гражданнарның үзсалым...
-
Суның тере көче
20 мартта "Акчарлак" спорт комплексында Рудник мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылар белән "Суның тере көче" чарасы үткәрелде. Балалар су эстафетасында катнашты, суның дәвалау үзгәлеге турындагы сорауларга җавап бирде.
-
Укытучылар өчен сыйныф сәгате
Язгы каникулның беренче көне Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары өчен уку көне кебек үк киеренке булды. Бу көнне мәктәптә "Тәрбия барышын мәгълүмати-технологик баету" темасына укытучылар өчен сыйныф сәгате үткәрелде. Гадирәк итеп әйткәндә заманча гаджетлар укытучыларга һәм укучыларга мәктәп программасын җиңелрәк һәм сыйфатлырак итеп үзләштерергә ничек ярдәм итә. Чара мәктәп фойесында...
-
"Халык инспекторы" эштә
2014 елның ноябрендә юл хәрәкәте һәм территорияләрне төзекләндерү тармагында административ хокук тәртибен бозуларны чагылдырган хәбәр бирү өчен билгеләнгән "Халык инспекторы" дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлады. Әлеге кушамта ничек эшли? Башта хокук бозу турындагы хәбәр РТ мәгъүмат технологиясе үзәгенә керә, аның белгечләре хәбәрләрне дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәләренә җибәрә. ЮХИДИ белгечләре исә...
-
Мәктәптә Нәүрүз бәйрәме
Нәүрүз - халыкның кышны озатуы, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм борынгыдан ук килгән. Нәүрүз бәйрәме хәзер дә бәйрәм ителә, бу көнне балалар йорттан йортка кереп, Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләгәннәр. Хуҗалар исә, ботка өчен ярма, йомырка, май биргән. Безнең мәктәптә дә бу бәйрәм ел саен үткәрелә. Бу көнне...
-
Язгы каникул алдыннан кисәтү әңгәмәсе
20 мартта Сөйки авылындагы янгынга каршы хезмәтнең аерым посты ике мәктпәтә ачык дәресләр үткәрде. Сөйки һәм Кирельск мәуктәпләре укучылары язгы каникул алдыннан ППС җитәкчесе Радик Әхмәтҗановның Россия янгынга каршы хкезмәтоешуының 366 еллыгына багышланган чыгышын тыңлады.