24 февраль 2016 яңалыклары
-
Бүген Кама Тамагына ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов эшлекле сәфәр белән килде
Иң элек ул муниципаль район башлыгы Павел Лоханов белән төзелеп килүче яңа сыр ясау заводында булды. Предприятие җитәкчесе Максим Озеров кунакларга продукциянең җитештерү күләме, сөт белән тәэмин итүчеләр, предприятиенең бәя сәясәте турында сөйләде.
-
Кама Тамагы районы Атабай авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә бәйрәм кичәсе уздырылды
23 февраль диюгә, күз алдына гаярь ир-егетләр килеп баса. Ләкин Ватанны саклаучылар көне - аларныкы гына түгел, бөтен халык бәйрәме. Чөнки гомер-гомергә ата-бабаларыбыз илләрен саклаганнар, аның өчен кан койганнар, ә газиз әниләребез, әбиләребез аларның терәге, яшь буынны тәрбияләүче булганнар. Бәйрәмгә килгән ир-егетләребез, котлаулар кабул иттеләр, концерт номерлары тыңладылар, авылдашлары, бүгенге...
-
Бүген 22:00 сәгатьтән алып "Казан – Югары Ослан" кичүендә хәрәкәт туктатылачак
Һава торышы бозылу сәбәпле, Татарстанда боз кичүләре ябыла башлады. Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Боз кичүләре аерым күрсәтмә бирелгәнчегә кадәр ябык булачак. http://intertat.ru
-
Кама Тамагы Үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге хәбәр итә
15сеннән 24 февральгә кадәр Кама Тамагы Үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге төрле авырулар буенча 148 чакыру алган, район буенча - 40. Шуларның: йөрәк-кан тамырлары буенча - 28 юл-транспорт һәлакәтләре буенча - 0 госпитальштерелгән - 22 Буа шәһәре кан тамырлары авырулары үзәгенә җибәрелгән - 1 Тәмте амбулаториясе - 19 Сөйки...
-
Кама Тамагында бүген яңгыр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 24 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр ява. Юлларда урыны белән бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан исә, көчәю ихтималы да бар. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 1-2 градус җылы булачак.