24 февраль 2015 яңалыклары
-
Чыгарылышлар очрашуы
28 февральдә рудник урта мәктәбендә чыгарылышар очрашуы үткәрелә. Әлеге мәктәпне тәмамалучылар һәм хәзерге укучыларны очрашуга көтеп калалар.
-
Мәгариф учреждениеләре һәм яшьләр оешмалары игътибарына
2010 елдан Татарстанда ел саен республика яшьләр форумы үткәрелә. Ул инновация мәйданы булып тора, анда яшьләр республиканың тегеяк бу тармагы эшенең нәтиҗәлеген арттыруга юнәлдерелгән проектлар бирә ала. 20 гыйнварда V республик яшьләр форумына старт бирелде. Аның составына "Яшьләр коррупциягӘ каршы" мәйданчыгы кертелгән. Тәкъдимнәр Кама Тамагы МР башкарма комитетының яшьләр эше...
-
Красновидово музеенда ярминкә
Красновидово авылында М. Горький музеенда Май чабу бәйрәменең соңгы көнендә "Россия халык промыселлары ярминкәсе" дип исемләнгән интерактив дәрес үткәрелде.
-
Һәвәскәр умартачылар клубы утырышы
Тәмте мәдәният йортында һәвәскәр умартачылар клубының чираттагы утырышы булды. Ул Май чабу атнасына, шулай ук Ватанны саклаучылар көненә туры килде. Шуңа күрә очрашу мавыктыргыч һәм күңел ачу шартларында үткәрелде. Павел Порошин очрашуда катнашучыар белән умартачылык тармагында кооператив хәәрәкте, умартачылык продуктларын сату проблемасын хәл итү мөмкинлекләре турында сөйләде.
-
Ноябрьдән интернетка салым кертергә мөмкиннәр
Россия мәдәният министрлыгы 2015 елның өченче кварталыннан интернеттан кулланучыларга салым кертелер, дип өметләнә. Бу хакта "Российская газета" яза. Министрлык "Мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрендә интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләре әйләнешен камилләштерү бүлегендә РФ Гражданлык кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон проекты өстендә эшләве тәгаенләнде. Чыганак: http://www.tatpressa.ru/
-
Бәйрәм тантанасы
21 февральдә Казанда М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм тантанасы булды. Әлеге чарага төрле елларда сугыш гамәлләрнедә катнашучылар җыелган иде. Болар - Бөек Ватан сугышы ветераннары да, хәрби интернационалистлар да, кайнар нокталарда сугыш гамәлләрендә катнашучылар да. Аннан алда Татарстан Президенты кабул итеп, Бөек Ватан...
-
Осинникида батырлык сәгате
2015 ел - Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы елы. Ватанны саклаучылар көненә һәм Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ункөнлек кысаларында Осинники авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Сталинград сугышына багышланган батырлык сәгате, әдәби-музыкаль композиция үткәрде. Әлеге чапаларга китап күргәзмәләре оештырылган иде. Совет армиясе ветераннарына рейд үткәрелде, гаиләләрдә әти белән улы...