24 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Кама Тамагы районында "Идел Йорт" халык театрлары коллективлары төбәкара фестиваль конкурсының муниципаль этабы старт алды
Беренче булып Иске Казиле авыл җирлеге клублары коллективы үз иҗатын тәкъдим итте. Өч авылның мәдәният хезмәткәрләре берләшеп "Сулдырмагыз Сәрби чәчәген"дип исемләнгән кызыклы спектакль сәхнәләштергән. Алар аны өч авыл сәхнәсендә күрсәтте. - Иске Казиледә тамашачылар үзешчән артистлар чыгышын җылы кабул итте. Спектакль тәмамланганнан соң да өйләренә таралышырга ашыкмадылар, - ди мәдәният...
-
Республикада яшүсмерләр клубларын төзекләндерүгә 2018 елда 100 миллион сум акча бирелде
(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Диана Авакян). Татарстанда 2018 елда яшүсмерләр клубларын ремонтлауга 100 миллион сум бүленеп бирелде. Бу акчаларга 28 объект ремонтланачак. Республикада яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт үткәрү программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. Ике елда 86 объектка ремонт ясалган. Бу максатларга барлыгы 300 миллион сум тотылган.
-
Кама Тамагы районы Каратал авылы китапханәсендә очрашу булып узды
Казанның «Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең «Бәхетлеләрнең серләре» исемле китаплары мөселман китап укучыларына яхшы таныш. Мәхмүт хәзрәт иң оста вәгазьчеләрдән санала. Каратал авыл китапханәсендә "Ак калфак " клубына йөрүче ханымнар да аның хикәя-вәгазьләрен укып, алар буенча фикер алышты, үзләре белергә теләгән дингә кагылышлы күп кенә сорауларга җавап тапты.