24 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Күңелсез хәлләр
16-23 гыйнварда Кама Тамагы эчке эшләр бүлегенә хокук тәртибен бозулар һәм башка төр вакыйгалар турында 39 гариза һәм хәбәр алынды. 17 гыйнварда Сөйки Кичүендәге «Фоника гипс» заводы территориясендә югарыда эшләр башкару вакытында Чувашия Республикасыннан килгән бер эшче егылып төшә һәм һәлак була. 20 гыйнварда үзәк район сырхауханәсенә Куйбышев Затон штпда...
-
Укырга беркайчан да соң түгел
«Өлкәннәр өчен университет» проекты Кама Тамагы районында ТР «Союз пенсионеров России» оешмасы катнашында оештырылды. Пенсионерлар өчен компьютер грамотасы курслары өч юнәлештә: компьютер грамоталыгы (17 кеше өйрәнү үткән инде), бассейнга бару; табиб белән киңәшеп, савыктыру курслары үткәрелә. Дәресләр 1 февральдән башлана. Теләге булганнар телефон аша языла ала.
-
Коррупция кимеде
19 гыйнварда видеоконференция режимында 2011 елгы эш йомгаклары һәм 2012 елга бурычлар буенча ТР Юстиция министрлыгының республика киңәшмәсе булып узды.
-
«Ау» операциясе
3 гыйнвардан 23 февральгә кадәр Кама Тамагы полиция бүлекчәсе «Ау» кисәтү операциясе үткәрә. Аның максаты - законсыз сунарлык итү фактларын ачыклау һәм аңа юл куймау.
-
Тернәкләндерү курсы башланды
23 гыйнвардан 5 февральгә кадәр халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә быел икенче тернәкләндерү курслары башланды. 20 инвалид пенсионер уңайлы шартларда сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеген алды.
-
Ахыргы этапта
Район фән олимпиадаларында җиңгән һәм призер булган 58 укучы гыйнвар-февральдә Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының төбәк этапларында катнашачак. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, аларның 35е бәя шкаласы буенча 70тән артык балл җыйды. Укытучылар татар мәктәпләре өчен рус теле һәм әдәбияты һәм ОБЖ буенча укучыларның яхшы күрсәткечләргә ирешәчәгенә өметләнә.
-
Ата-аналар белән очрашу
Узган пәнҗешәмбедә «Салават күпере» балалар бакчасында район педиатры Роза Сафина ата-аналар белән очрашты. Роза Кәбир кызы ОРВИ белән авыручылар саны арткан вакытта кисәтү чараларының әһәмияте турында җентекләп сөйләде, ата-аналар сорауларына җаваплар бирде, үз тәкъдимнәрен әйтте. Алдарак шундый ук очрашу «Кояшкай» балалар бакчасында үткәрелгән иде. Район педиатр балалар сәламәтлеге - милли...
-
Депутатлар эштә
Узган дүшәмбедә икенче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы XVI утырышы булды. Анда өч мәсьәлә тикшерелде.