23 декабрь 2015 яңалыклары
-
Кама Тамагы “Салават күпере” балалар бакчасының бәйге нәтиҗәләре
"Иң яхшы бизәлгән төркем" I урын - II нәниләр Б төркеме «Теремок» II урын - Урта А төркем «Колобок» II урын - Өлкән А төркеме «Серебряное копытце» III урын - II нәниләр В төркеме «Заюшкина избушка» Кул эшләнмәләре бәйгесе I урын - Шамсиева Мунира (урта А төр.) II урын -...
-
Алмаз Хәсәнов Рима белән туй итте!
19 декабрьдә яшь җырчы Алмаз Хәсәнов өйләнде! Кияү белән кәләш икесе дә Башкортстаннан булгач, туйны Туймазы шәһәрендә үткәргәннәр. 100ләп кунакны үзенә җыйган мәҗлесне танылган шоумен Мирхәт Гайсин алып барган. Алмаз әйтүенчә, туй күңелле узган, дуслары белән бергәләшеп җырлашып, рәхәтләнеп күңел ачканнар. "Тормыш иптәшем Рима белән 2 елга якын очрашып йөрдек....
-
Кама Тамагы мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен спорт бәйрәме булды
Үткән шимбәдә "Байтик" лагерында мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен спорт бәйрәме булды, анда 2015 елга нәтиҗәләр дә ясалды. 29 муниципаль берәмлек арасында безнең район үткән ел белән чагыштырганда 5 позициягә алга үтеп, 11 урын алды. Болар спортчыларыбыз Светлана Никаншина, Динар Мифтахов, Екатерина Семенова, Ольга Сахарова һәм башкалар тырышлыгы белән мөмкин булды.
-
Кама Тамагы мәктәпләре укучылары арасында шахмат буенча ярышлар узды.
Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Люция Заһидуллина үзенең сәламләү чыгышында билгеләп үткәнчә, шахмат буенча ярышлар районда яңа ел алдыннан инде өченче тапкыр уза. Шулай ук Люция Ильяс кызы чараның иганәчесе - "Наш дом" идарә компаниясе директоры Рамил Галимовка рәхмәт әйтте. Ярышларны үткәрүдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь...
-
Иртәгә 17.00 сәгатьтә район мәдәният йорты мәйданчыгында төп чыршы ачыла
Бәйрәмдә катнашучыларны сәхнәләштерелгән тамаша, музыка һәм татлы бүләкләр көтә. Кама Тамагы шәһәр җирлеге район үзәгендә яшәүчеләрне һәм кунакларны шушы мавыктыргыч чарага көтеп кала.
-
Кама Тамагы яшәүче 14 яше тулган яшь гражданнарга тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды
Зал ишеген ачуга яшьләр һәм аларның ата-аналары бәйрәм мохитына килеп керделәр. Тантаналы музыка һәм матур бизәлеш тә моңа сәбәпче булды. Тормышларындагы әһәмиятле документны алырга килгән егет һәм кызларны дулкынлану биләп алды. Чара ЗАГС органнары оешуның 98 еллыгына багышланган иде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова балаларны Россия Федерациясе гражданины паспорты алулары...
-
Каматамагылылар өчен Яңа ел бәйрәмнәрендә күңел ачу программасы
Яңа ел чыршысы-2016 ачылуы 24.12.15 ел 17.00-19.00 сәг. Бал-маскарад 31.12.15 20.00-23.30 сәг. Яңа ел дискотекасы (мәйданда) 01.01.16 00.30-04.00 сәг. Район үзәгенең төрле микрорайоннарында Яңа ел урам бәйрәмнәре: 02.01.16 ( Комаров ур.) 19.00-21.00 сәг. 04.01.16 (Гагарин ур.) 19.00-21.00 сәг. 05.01.16 (Агрошәһәрчек ур.) 19.00-21.00 сәг. 06.01.16г (Южная Околица) 19.00-21.00 сәг. 07.01.16 Хәйрия...